Кама таңнары
-2 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 февраль 2019, 16:46

Уфага барып йөрисе юк

Нефтекамада гемодиализ үзәге ачылды.

Элек район халкы атнасына 2-3 тапкыр республика дәваханәсенә гемодиализга йөри иде. Теләсә кайчан, теләсә нинди транспорт белән. Һәм пациентларга процедурадан соң кирегә өч сәгатьтән артык кайтырга туры килә иде.
«Бер заман шулай гемодиализ вакытындагы үзенең дулкынланулары гына түгел, процедурадан соң кичергән хәле турында да язган пациентның хикәясен укыдым, - дип уртаклаша Нефтекама шәһәр дәваханәсенең баш табибы Альбина Кузнецова Инстаграмда. – Ул сеанстан соң транспортта бер тукталыш кына баруы да берничә тонна күмер ташуга тиң дип яза. Бу бик авыр!»
Шәһәргә диализ үзәге кирәк иде. Һәм ул барлыкка килде: «Гемодиализ лабораториясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кирәкле җиһазларны сатып алды һәм хезмәтләр күрсәтә башлады. Әйткәндәй, аның җиһазы арзан түгел: ул 3 миллион сумнан да ким тормый.
Нәтиҗәдә бүген бүлекчә өч сменада эшли. Ул 45 пациентны хезмәтләндерә. Шуларның 6сы безнең районнан. Алар медицина хезмәтен бушлай ала, ә аутсорсерга хезмәт мәҗбүри медицина страховкалавы (ОМС) cистемасы аша түләнә. Ягъни «Гемодиализ лабораториясе» - аутсорсингның сәламәтлек системасында эшләвенең һәм шул ук вакытта медицина ярдәмен алу мөмкинлеген арттыру максатыннан дәүләт һәм бизнесның үзара килешеп эшләргә тиешлегенең чагу үрнәге.
Читайте нас: