Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 февраль 2019, 19:00

Иң яхшы укытучыны билгеләделәр

«Ел укытучысы-2019» район конкурсы узды.

4 февральдә Николо-Березовкада «Ел укытучысы-2019» район конкурсының йомгаклау этабы узды.
Педагоглар тарафыннан кызыклы ачышлар һәм идеяләр тәкъдим ителде. Мәсәлән, Рина Мөхәмәтдинова башкорт теле һәм әдәбияты дәресләрендә мнемотехниканы куллану серләре белән уртаклашты. Ә Оксана Арсентьева сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сөйләмен үстерү буенча эш серләрен ачты.
«Түгәрәк өстәлдә» укытучыларның карашлары, белемнәре, бирелгән темага авторлык позицияләре билгеләнде. Нәтиҗәдә җиңүче дип Яңа Каенлык мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Фәррахова танылды. Николо-Березовка мәктәбенең рәсем укытучысы Людмила Изергина «Педагог-новатор» номинациясендә җиңде. Тагын да Шушнур мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рина Мөхәмәтдинова, Яңа Бура мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Олеся Шагиева, Раздолье мәктәбенең математика укытучысы Рәзилә Зинатова, Никольск мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Оксана Арсентьева төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дип билгеләнделәр.
Читайте нас: