Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 февраль 2019, 12:14

Винтовкадан аттылар

«Сәламәтлек» спартакиадасы башланды.

Бишенче февральдә «Прикамье» комплексында өлкән яшьтәгеләр өчен өченче «Сәламәтлек» спартакиадасы ачылды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар «электрон винтовкадан» атуда ярыштылар.
Командалар арасында урыннар шулайрак бүленде: беренчелекне Никольск биләмәсе пенсионерлары алды, икенче урында – Яңа Янъегет, өченче урында Саузбаш авыл биләмәләре пенсионерлары.
Шәхси хисапта ир-атлар арасында беренче урынны Арланнан Вениамин Илинбаев алды, икенче урында - Николо-Березовкадан Радик Гайнанов, өченчедә – Яңа Янъегет авыл биләмәсеннән Равил Гайнанов.
Хатын-кызлар арасында иң төз атучы дип Куян авыл биләмәсеннән Физәлия Кашбулгаянова танылды, Николо-Березовкадан Гамилә Зәйнетдинова аннан чак кына калышты, өченче урынны Никольск авыл биләмәсеннән Клара Зайнакаева алды.
Мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерлар арасында ир-атлардан призлы урыннарны Яңа Каенлык авыл биләмәсеннән Рузиль Исламов, Яңа Кабаннан Рәсим Төхбәтуллин, Николо-Березовкадан Юрий Поляков алдылар. Хатын-кызлар арасында Саузбаштан Рәфидә Карипова җиңүче булды.
Читайте нас: