Кама таңнары
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 февраль 2019, 18:20

Якташлык эше кайный

Шушы көннәрдә Уфадагы Краснокама Яшьләр якташлыгы рәисе Эльвира Кәбирова Яңа Нугай мәктәбендә профориентация буенча чара үткәрде.

Әлеге вакытта якташлык Башкортстан Республикасының Яшьләр якташлыкларының 10 еллыгы хөрмәтенә «Башкортстан» дәүләт концерт залында үтәчәк зур чарага әзерлек алып бара. Әлеге чарада Ассоциация бу вакыт эчендәге эшчәнлегенә йомгак ясаячак.
Ул яшьләр якташлыкларын үстерү буенча документлар пакетын кабул итү белән «Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсешендә яшьләр якташлыкларының роле» түгәрәк өстәлен дә үз эченә алачак. Анда шулай ук яшьләр якташлыкларының күргәзмәсе оештырылачак; «Асылташ», «Наследие Урала» проектларының презентацияләре булачак. Форумда БР Яшьләр якташлыклары ассоциациясе активы, муниципаль районнар башлыклары, дәүләт ведомстволары вәкилләре, эре БР яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашачак.
Боларның барысы турында да бәйнә-бәйнә Яңа Нугай укучыларына Район яшьләре якташлыгы рәисе Эльвира Кәбирова сөйләде. «Укучылар кызыклы, амбицияле, яңа биеклекләргә әзер. Күбесен форумнар һәм безнең район якташлыгы кызыксындырды», - дип тәэссоратлары белән уртаклаша ул бу очрашу турында социаль челтәрләрдә. Район Советы депутаты Рөстәм Әхтәмов Якташлык әгъзаларына бүләкләр дә тапшырган.
Теглар:якташлык
Читайте нас: