Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 февраль 2019, 18:18

Кыргый җәнлекләрне кайгыртып

Нефтекама-Николо-Березовка юлында "Кыргый җәнлекләр" билгесе куелды.

"Инцидент" автоматик системасы "мониторить" итеп торган Инстаграмдагы "Подслушано Нефтекамск» төркеменә күптән түгел Нефтекама-Николо-Берёзовка юлындагы билге турында хәбәр керде.
«Николо-Берёзовка - Нефтекама юлында пошилар сукмагы бар, шуннан пошилар юлны аркылы чыга. Караңгы вакытта аларны шунда еш кына бәреп тә китәләр. Машина йөртүчеләр саграк булсын өчен махсус билге куеп буладыр бит инде. Әлбәттә, бу юлдан еш йөрүчеләр сукмакны белә һәм ул җирдән узганда акрынаялар. Әмма белмәүчеләр күбрәк. Урман хайваннарының үлүе бик кызганыч. Бу машина йөртүчеләр өчен дә куркыныч».
Чыннан да, район өчен актуаль сорау. Өстәвенә бер атна элек кенә биредә бер пошины бәреп киттеләр. Машина да зыян күрде. Шуңа да район хакимияте сорауны "соңыннанга калдырмады" - 7 февральда Нефтекама-Николо-Берёзовка трассасына «Кыргый җәнлекләр» билгесе куелды.
Читайте нас: