Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 февраль 2019, 12:25

Роботлар безгә дә килде

8 февраль – Русия фәне көне.

Бәхетле совет балачагымда, гугл һәм айпад ише нәрсәләр булмаганда, телевизордан вакыт-вакыт япон телетапшыруларыннан өзекләр – робототехника буенча ярышлар күрсәтүләрен хәтерлим. Моны без фантастикадай кабул иттек, бик тиздән роботларның тормышыбызга үтеп керүен күз алдына да китерә алмый идек. Мәсәлән, бүген Николо-Березовка урта мәктәбендә робототехника юнәлеше өстәмә белем бирү түгәрәге буларак эшли.
Түгәрәкне Рәмзил Карамов алып бара. Ул белеме буенча тарих укытучысы, мәктәптә җәмгыять белемен укыта. Робототехника һәм тарих бер-берсеннән ерак торалар шикелле, әмма Рәмзил Миңнерәзимович информатика һәм программалау белән бик нык мавыккан кеше булып чыкты.
Робототехника түгәрәге буш урында гына барлыкка килми. 2018 елның язында БДУның Бөре филиалына робототехника курсларына җибәргәне өчен педагог мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Хафизовка рәхмәтле. Һәм 2018 елның беренче ноябрендә мәктәптә робототехника түгәрәге эшли башлый.
Бүген Рәмзил Карамовта 15 бала укый. Lego Mindstorms конструкторлары комплектлары бишәү генә булганлыктан, малайлар 7-8әр булып ике төркемдә шөгыльләнә.
Тулы язманы "Кама таңнары" гәзитеннән укыгыз.
Читайте нас: