Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 февраль 2019, 13:34

Халык проекты

Җирле башлангычларга булышлык итү программасы уңышлы эшли.

Авыл биләмәләренә торак пунктлары территорияләрен төзекләндерер өчен бик яхшы мөмкинлек бирүче Җирле башлангычларга булышлык итү программасы районда уңышлы эшләп килә.
Бу мөмкинлектән Саузбаш авыл биләмәсе дә файдалана. Программа ярдәме белән өченче ел инде көндәлек проблемалар хәл ителә. Бу вакыт эчендә Саклау һәм Саузбаш мәктәпләрендә, Саклау балалар бакчасында тәрәзәләр алыштырылды, Саклаудагы җәмәгать үзәгенә капиталь ремонт ясалды.
Узган елның октябренда Сауз авылының 2019 елда программада нинди проект белән катнашачагын билгеләү максатында җыелыш үткәрелде. Җыелышта районнан финанс идарәсе җитәкчесе Ч.Хәйбрахманова, авыл биләмәләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе директоры Г.Сафетдинова катнаштылар.
Сауз авылының җыелышта катнашучы кешеләре программада катнашуны бертавыштан хупладылар. Программа кысаларында хәл итәр өчен тәкъдим ителгән көндәлек проблемаларны тикшергәннән соң җыелышта катнашучылар китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты да урнашкан җәмәгать үзәгенең түбәсен ремонтларга кирәк дигән фикергә килделәр.
Кушма финанслау җитәрлек булсын өчен халык һәр ихатадан 1000 сум акча җыярга карар итте. Проект буенча эшләрне башлап җибәрер өчен биш кешедән торган инициатив төркем сайланды. Төркемгә авылның актив кешеләре керде: Ф.Авзалова, Г.Габитова, Ф.Габитов, Ф.Маликова. Һичшиксез, алар халык булышлыгына таяначак, чөнки проблеманы хәл итү – уртак бурычыбыз.
Читайте нас: