Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 февраль 2019, 11:53

Сорауларның төрлесе борчый

Башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре катнашлыгында киңәшмә узды.

Шушы көннәрдә үзәк район китапханәсендә авыл биләмәләрендәге ветераннар оешмалары рәисләре катнашлыгында киңәшмә узды.
Ветераннар каршында район мәдәният йорты методисты Л.Хаҗиева, район китапханәсе директоры вазифаларын башкаручы В.Солтанова, Николо-Березовкадагы күпфункцияле үзәк идарәчесе С.Васфиева, мәшгульлек үзәге бүлеге җитәкчесе И.Ганиева чыгыш ясадылар.
Төрле пособиеләр, түләүләрне рәсмиләштерү, пенсионерларны укыту һәм яңадан хәзерләү күпләрне борчый, шуңа да Светлана Ринат кызына һәм Илсөяр Мөдәрис кызына сораулар күп булды.
Киңәшмә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган «Хәтер яши икән, без дә яшибез» дип аталган презентация видеосын карау белән тәмамлады. Аны китапханәче Р.Алсынбаева һәм район музее экскурсоводы Е.Некрасова күрсәттеләр.
Читайте нас: