Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 февраль 2019, 15:46

Борчыган сораулар белән – җыелышка

Авыл биләмәләрендә гражданнар җыелышлары үтә.

Авыл биләмәләрендә гражданнар җыелышлары башланды, һәм аларда узган елга йомгак ясала, ә агымдагысына планнар билгеләнә. Быелгы җыелышлар форматы узган еллардагыларыннан аерыла: аларда район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов җитәкчелегендә район хакимияте вәкилләре дә катнаша.
Беренче шундый җыелыш Саузбаш авыл советы авыл биләмәсендә үтте. Анда финанс бүлеге начальнигы Чулпан Хәйбрахманова һәм район Советы секретаре Алексей Горбачев катнаштылар.
Саузбаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Эльза Хәертдинова 2018 елга отчет белән чыгыш ясады. Биләмә быел да, былтыргы кебек, урамнарны яктырту, авылларга газ һәм су кертү мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар биргән.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коммуналь челтәрләргә капиталь ремонт ясалган: Саклауда торбалар ямалган, суэтем башнясының автоматлаштыру системасы һәм Саузбашта суэтем торбасы ремонтланган һәм башкалар. Саклау авылының су белән тәэмин итү системасын ремонтлау буенча калган эшләргә проект-смета документациясе әзер, дәүләт экспертизасы бар.
- Быел, Олег Дәбирович, безгә Саклау авылында су белән тәэмин итү системасына капиталь ремонт үткәрү өчен акча кирәк булачак, - дип мөрәҗәгать итте Эльза Әхияровна район башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфановка. – Әлеге система бик күп проблемалар тудыра. Торбалар еш ярыла. Аларны «Камводсервис» җәмгыяте белән генә түгел, нефтьчеләр белән дә ямарга тырышабыз.
Әлеге вакытта Сауз һәм Саклау авылларын су белән тәэмин итү системасының техник планы әзерләнә: бу объектларның документлары юк иде.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 7нче санында укыгыз.
Теглар:саузбаш
Читайте нас: