Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 февраль 2019, 11:11

Кызыклы да, хәвефсез дә

Җәйге савыктыру кампаниясенә йомгак ясадылар.

Хөкүмәт премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы Ленара Иванова видеоконференция тәртибендә селектор киңәшмә үткәреп, анда 2018 елның җәендә балаларны савыктыру кампаниясенең ничек оештырылган булуы тикшерелде.
Мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хажин республика буенча тулаем алганда балаларның ялын оештыру буенча бурычлар үтәлде, дип билгеләде. Русиядә балаларны ялга җәлеп итү уртача 37% булса, республикада бу сан 53%ка тиң.
Ялны оештырганда аз керемле, күп балалы, опекун, тулы булмаган, хәвеф төркеменә кергән гаиләләрдә үскән, тормышта авыр хәлдә калган һәм профилактик исәптә торган балаларга аеруча игътибар бүленгән. Айбулат Вәкил улы әйтүенчә, балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештырганда квалификацияле белгечләрне җәлеп итүгә дә басым ясалган.
Республиканың баш санитар табибы Евгений Степанов, балаларның күпләп йогышлы чирләр белән авыруы, аларны талпан тешләү очраклары күзәтелмәде, ашап агуланулар, балаларның үлеменә китергән гадәттән тыш хәлләр һәм бәхетсез очраклар теркәлмәде, дип белдерде.
Янгын сагы сораулары буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Идрисов чыгыш ясады. Эдуард Миңневәли улы билгеләвенчә, балалар ял иткәндә янгыннар чыкмаган. Балалар ял иткән һәм саулыкларын ныгыткан бөтен объектлар да янгын турында хәбәр итә торган система белән җиһазланган.
Киңәшмәдә 14-18 яшьлек үсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыруда да уңай динамиканы билгеләделәр.
Икътисадны, мәдәниятне, мәгарифне, авыл хуҗалыгын, эшкуарлыкны, өлкән буынга булышлык итүне үстерүгә һәм башка актуаль сорауларны хәл итүгә юнәлтелгән федераль һәм төбәк проектлар буенча байтак эшләр башкарылган.
Тикшерү йомгаклары буенча балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыруга кагылышы булган һәркемгә быелгы кампанияне дә яхшы оештыру һәм кампаниягә җәлеп ителгән балаларның санын киметмәү буенча чаралар күрелергә кушылды. Тагын да матди-техник базаны ныгытып, балаларны тукландыруны оештыруны камилләштереп, 2019 елгы кампаниягә вакытында әзерләнергә чакырылды. Балаларны берәр кая алып барганда хәвефсезлек чараларына аеруча игътибар итәргә кирәклеге дә телгә алында киңәшмәдә.
Бер баланың ял һәм савыктыру оешмаларында тору бәясенә килгәндә, ел әйләнәсенә һәм сезонлы эшләүче оешмаларда язгы, кышкы, көзге каникулларда 7 көнләп һәм җәен 21 көнләп торачагын исәпкә алып, аны бер балага тәүлегенә 840 сумнан исәпләргә кирәк дип расланды. Ел әйләнәсенә эшләүче шифаханә-савыктыру лагерьларында, 21 көн торачакны исәпкә алып, тәүлеге бер балага 975 сумга төшәчәк. Көзге, язгы, кышкы каникулларда 5 көнгә исәпләнгән һәм җәйге каникулда 21 көнгә исәпләнгән көндезге тору лагерьларында азык-төлек җыелмасына түләү ике тапкыр ашатканда тәүлегенә 112 сум, өч тапкыр ашатканда 166 сум булырга тиеш. Туклануга дотация күләме бер кешегә бер көнгә көндезге хезмәт һәм ял лагерьлары өчен 112 сум, тәүлек әйләнәсенә эшләүче хезмәт һәм ял лагерьлары өчен 246 сум, палаткалы лагерьлар, махсус профильле лагерьлар, төрле тематик юнәлештәге лагерьлар өчен 215 сум булачак.
Читайте нас: