Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 февраль 2019, 13:08

Начарлыкка да күз йоммаска, яхшылыкны да күрә белергә

Депутатлар битараф кына тыңлап утыралар да, автоматик рәвештә кулларын күтәрәләр, дип уйлаучылар булса, сез каты ялгышасыз. Район Советының 15 февральдә узачак йомгаклау утырышы алдыннан шушы көннәрдә оештырылган өч даими депутатлар комиссияләренең утырышында мин шуңа инандым.

Авыл хуҗалыгы барысын да кызыксындыра
Социаль-гуманитар, хокук саклау буенча даими депутатлар комиссиясен район дәваханәсенең баш табибы район Советы депутаты Фәгыйть Бәдертдинов җитәкли. Утырышта комиссиянең өч әгъзасы катнашты, әмма кворум ягыннан калышсалар да, иң ныкышмалы, "бәйләнчек"ләре булды алар.
Комиссия утырышына тикшерүгә район хакимияте вазифаларын вакытлыча башкаручының отчет доклады чыгарылды. Асылда, бу район хакимиятенең генә түгел, ә тулаем районның 2018 елдагы эш нәтиҗәсе. Гадәт буенча, отчет икътисади үсеш йомгакларыннан башлана. Район гәзите битләрендә кайбер саннарны бастырып чыгардык инде.
Мәсәлән, 2018 елда товарлар җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү 2017 ел дәрәҗәсенә карата 82% тәшкил итүе эчне пошырган иде. Депутат комиссиясе әгъзалары да шушы фактка «бәйләнә»: ни өчен? Докладта бу сорауга җавап юклыгына ишарәли алар.
Мәгълүмат-аналитик сектор җитәкчесе Эмма Насретдиновадан докладны мондый кимүнең сәбәпләрен аңлату белән тулыландыруын сорыйлар.
Депутатлар тагын бер фактка игътибар итә – мөгезле эре терлек саны 897 башка кимегән. "Авыл хуҗалыгына нәрсә булган ул безнең? Соңгы вакытта “Алга” кооперативы турында еш ишетәм. Ул бездә алдынгылардан санала, әмма анда да кешеләр хезмәт хакын соңлатуга зарлана башлады. Тагын да сайлаучылар шунысын да әйтте: электән хуҗалык пай өчен түләгән салымнарны кайтарган булса, узган елда кайтармаган. Һәм инде ничә елга беренче тапкыр, безнең колхоз да тиздән бетәр инде, дигән сүзләрне ишетәм. Бу бик хафага калдырды мине.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 7нче санында укыгыз.
Читайте нас: