- Надир Фәүзиевич, җәмгыятебездә «әфган сугышына» караш төрле. Берәүләр, Әфганстанга егетләребезне кертү ялгышлык булды, дип саный, икенчеләр, бу интернациональ бурычны үтәү иде, дип ышана. Сез ни әйтерсез?
- Әфган сугышына кара тапны 1989 елның декабренда СССР Халык депутатларының икенче съезды куйды. «Демократик көчләр» йогынтысында ул КПСС Үзәк комитеты Политбюросының Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү турындагы карарының «сәяси һәм әхлакый яктан начар булуы» турында күрсәтмә кабул итә. Күз алдына китерегез әле, яралары да төзәлеп бетмәгән һәм сугыш дәһшәтләрен куркыныч төшләрендә күреп уянган кичәге яугирләргә боларны кичерү никадәр авыр була.
Мин, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы буларак, шуны гына әйтә алам: без Ватаныбызның карарын үтәдек! Краснокамалылар аны намус белән үтәде дип, горурлык белән әйтә алам! Мәсәлән Николо-Березовкадан Андрей Шестаков Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. Куяннан Эрнис Миндияров, Раздольедан Рафаэль Тибеев һәм сезгә хөрмәт белән караучы мин «Батырлык өчен» медаленә лаек булдык. Яңа Янъегеттән Даут Галимуллин, Курыйдан Геннадий Изирушев һәм Валерий Сайсанов, Яңа Актанышбаштан Ришат Кирамов һәм Артур Разетдинов, Яңа Каенлыктан Рафаэль Маньянов «Хәрби казанышлары өчен» медале белән бүләкләнделәр. Ә Яңа Кабаннан Илүс Шәйхуловның ике медале дә бар.
Шул ук вакытта сугыш үлемнәрсез булмый. Өч якташыбыз: Редькинодан Сергей Байрамов, Яңа Актанышбаштан Әлфит Мазмаев һәм Яңа Нугайдан Илдар Сәлахов, кызганычка каршы, туган якларына цинк гробта кайттылар.
Шуңа да интенационалист яугирләрнең район оешмасының 1999 елда, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 10 ел тулу уңаеннан гына, оешуына бер дә гаҗәпләнәсе юк. Оештыру җыелышында мине рәис итеп сайладылар, Радик Сәхипгәрәев һәм Азат Ихаитдинов – рәис урынбасарлары.
- Сезнең оешма нәрсә белән шөгыльләнә инде?
- Беренче эш итеп интенационалист хәрбиләр турында хәтерне мәңгеләштерергә булдык. Шушы максаттан 2010 елда мемориал ачтыруга ирештек. Бу БМД беренче вакытта район хәрби комиссариат бинасы каршында торды. Аннары паркка күчерделәр. Мемориал төзүдә район Советы депутаты Рита Садыкова зур ярдәм күрсәтте. Райондагы предприятие, оешмалар да булыштылар.
Хуплау тапкач, элекке яугирләрнең каберләренә баруны оештырырга булдык. Бу эштә районның китапханәчеләре булышлык күрсәтә. Хәзер ел саен май аенда хәрби дусларыбызның каберләренә барабыз. Шул уңайдан башка локаль сугышларда катнашучыларның да каберләрен чистартабыз, тәртипкә китерәбез. Мәсәлән, Николо-Березовка зиратында Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Нефтекама егете Николай Нагибинның каберенә агач авып, рәшәткәсен җимергән. Җыелышып каберне тазарттык. Үзе дә Әфганстанда хезмәт иткән Азат Хәлилов яңа рәшәткә әзерләп куюны үз өстенә алды. Николо-Березовка зиратында шулай ук Нефтекамадан хезмәттәшебез Сергей Князев күмелгән. Аның да каберен тәрбияләп торабыз.
Әлеге вакытта оешмабыз 42 кешене берләштерә. Аларның яртысы яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив канаша. Мин башкаларны да активрак булырга чакырам. Шундый канкойгыч сугышта исән калганбыз икән, балаларыбыз һәм оныкларыбыз мондый мәшхәрләрне күрмәсен өчен тынычлык саклауга һәрберебез үз өлешен кертергә тиеш.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 7нче санында укыгыз.