Кама таңнары
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 февраль 2019, 16:42

Яңа конкурс уздырмакчылар

Ветераннар эшләре буенча координацион советның быелгы беренче утырышы үтте.

Авыл биләмәләрендә «Өлкән буын» программасы кысаларында зур эш алып барыла. Программа өлкән яшьтәгеләрнең активлыгын күтәрүгә булышлык итә. Яңа Нугай һәм Саузбаш авыл биләмәләрендә әлеге программа кысаларында башкарылган эш тәҗрибәсе белән аларның башлыклары Луиза Хөсниярова һәм Эльза Хәертдинова уртаклаштылар.
Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Руслан Гарипов координацион совет әгъзаларын 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән пенсия законнарындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Руслан Нәсимович инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә пенсия исәпләүнең яңа кагыйдәләре турында җентекләп сөйләде.
Район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Гөлнара Гобәйдуллина пенсионерлар арасында авыруларны кисәтү мәсьәләләре буенча үткәрелгән санитария һәм аңлату эшләре турында чыгыш ясады. Гөлнара Нәзиповна үзенең чыгышында пенсия яшендәге халыкны диспансерлаштыру аларның сәламәтлеген саклау ысуларының берсе булуын билгеләде. Шунысы шатлыклы, соңгы елларда өлкән яшьтәге кешеләр әлеге сорауга җитдирәк карый башлаган. Мәсәлән, былтыр район буенча 6 меңгә якын кеше диспансерлаштыру үткән. Һәм шуларның яртысыннан күбрәге – пенсионерлар.
Интернационалист яугирләрнең район оешмасы рәисе Надир Зикрин оешма эшчәнлеге турында сөйләде. Әлеге җәмгыять оешмасын район ветераннар советы канаты астына алырга карар ителде.
Пенсиягә чыгу яше күтәрелү белән пенсия алды яшендәге кешеләрнең бурычларына һәм хокукларына кагылышлы сораулар барлыкка килде. Халык мәшгульлеге үзәгенең район бүлеге начальнигы Илсөяр Ганиева законнардагы пенсия алды яшендәге кешеләргә кагылышлы эшсезлек һәм эшсезлек буенча пособиеләрнең күләме буенча үзгәрешләр турында сөйләде.
«Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Татьяны Сайгинаның чыгышы пенсионерлар һәм мнвалидларны хезмәтләндерү ысулларына һәм формаларына багышланды. Татьяня Витальевна сүзләре буенча әлеге вакытта «Прикамье»га йөрүчеләрнең 10%ы – өлкән яшьтәге кешеләр. Һәм бу күрсәткеч артканнан-арта. Чөнки алар өчен түләүләргә ташламалар каралган.
Николо-Березовка авыл биләмәсе башлыгы Александр Карабут өлкән яшьтәгеләрне укыту буенча «Өченче буын халык университеты» программасы буенча эш тәҗрибәсе блеән уртаклашты. Пенсионерларның күбесе авыл җирендә яши. Алар сыер, сарык, кош-корт карый, яшелчә үстерә. Яз һәм җәй айларында аларның түрбакчалары чәчкәгә күмелеп утыра. Әмма һәркем үз казанында гына кайный, хуҗалыгын үзенчә алып бара, төрлечә эшләп карый, чөнки тәҗрибәләре белән уртаклашу, дәртләндергеч чаралар юк. Шул максаттан район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина ел саен «Ветеран ихатасы» район конкурсын үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Координацион совет әгъзалары тәкъдимне хуплады һәм район ветераннар советы президиумына әлеге конкурсны үткәрү турында положение әзерләргә кушты.
Читайте нас: