Кама таңнары
+3 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 февраль 2019, 19:20

Җиңү мөһим түгел!

Пенсионерлар арасында ир-атлар фестивале узды.

«Өлкән буын» программасы кысаларында «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар арасында ир-атлар фестивале узды.
Фестивальдә 13 авыл биләмәсеннән командалар катнашты. Алар шахмат, шашкада, баскетбол кәрзиненә туп ыргытуда һәм дартста ярыштылар. Ә мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерлар шашка уйнады һәм дартста ярыштылар.
Шахмат буенча беренче өч урынны Яңа Каенлык авыл биләмәсеннән Роберт Дистанов, Яңа Бура авыл биләмәсеннән Әнис Галиев һәм Николо-Березовкадан Феликс Габдрахманов алдылар.
Шашкада беренче урынга Курый авыл биләмәсеннән Сәүбән Җиһаншин чыкты, икенче урында – Яңа Янъегет авыл биләмәсеннән Мәсгутҗан Низамов һәм Яңа Бура авыл биләмәсеннән Азат Фазлетдинов.
Мүзәк авыл биләмәсеннән Виталий Шакиев иң төзе булып чыкты – кәрзингә иң күп туп керткәне ул булды. Икенче һәм өченче урыннарны Яңа Бура авыл биләмәсеннән Ягъфәр Хәмидов һәм Никольск авыл биләмәсеннән Валерий Акбулатов бүлештеләр.
Дартста беренче һәм икенче урыннарны район үзәгеннән Вильдан Назыров һәм Мәхмүтҗан Идрисов бүлештеләр, өченче урында – Куян авыл биләмәсеннән Илүс Кәшбулгаянов.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерлар арасында шашкада һәм дартста беренче урынны Яңа Нугай авыл биләмәсеннән Фәрит Хөснияров һәм Әхнәф Шәрифҗанов алдылар, ә икенче һәм өченче урыннарда – Яңа Кабаннан Рәсим Төхбәтуллин, Николо-Березовкадан Юрий Поляков.
Читайте нас: