Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 февраль 2019, 15:38

180 егет һәм кыз яшьләр форумында катнаштылар

Шушы көннәрдә «Прикамье-2019: чикләрсез дөнья» форумы узды.

Шушы көннәрдә «Прикамье-2019: чикләрсез дөнья» форумы узды.
Форумның темасы дөньяның чиге булмауга кайтып калды, тик моның өчен даими үсештә булырга, иҗат потенциалыңны ачарга, көчеңне сынап, идеяләреңне тормышка ашырып караудан курыкмаска кирәк. Үзеңне төрле тармакларда сынау турындагы белемнәре белән форумда дүрт тематик мәйданчык спикерлары бүлеште.
«Сәламәт яшәү рәвеше һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау» мәйданчыгы күпләрнең игътибарын җәлеп итте – монда җәмәгать эшлеклесе, «Тимер кеше» титулы иясе, ультрамарафончы Олег Гарифуллин чыгыш ясады.
«Яшьләр үзидарәсе» темасы буенча районның Яшьләр советы вәкилләре чыгыш ясады. Алар иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу тәҗрибәләре белән уртаклашты, төрле проектларны ничек томышка ашырырга кирәклеге турында сөйләделәр.
«Яшьләр медиасы» мәйданчыгында егет һәм кызлар лидерның кем булуын белделәр һәм лидерлыкка ирешү серләре белән таныштылар - биредә «Звезды» лидерлык мәктәбе җитәкчесе Илдар Мортазин чыгыш ясады. Фотограф Камил Әхмәтшин дә осталык дәресен шушында үткәрде.
Яшьлек - ул үзеңне төрле өлкәләрдә, юнәлешләрдә сынап карау чоры. «Волонтерлык» мәйданчыгы спикеры, волонтер, Сочида узган Яшьләр һәм студентларның бөтендөнья фестивалендә катнашучы Валерия Бикмурзина да шул хакта сөйләде.
Читайте нас: