Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 февраль 2019, 17:36

Күзгә-күз карашып

Мәнәклеләр һәм яңабуралылар проблемалар күтәрә.

Яңа Бура авыл биләмәсендә җыелышлар ике көнгә сузылды, һәм аларны дүрт урында үткәрделәр – биләмә башлыгы Рәсим Сәйфетдияровның хуҗалыгы шундый зур шул. Шуңа да ул, һәр авыл өчен актуаль булган сорауларны гына яктыртыр өчен, докладларны да аерым әзерләгән. Гомум моментлар да бар, әлбәттә.
Мәсәлән, бөтен авыллардагы клублар өчен дә гомум проблема – музыкаль аппаратура юклыгы. «Менә күрәсезме, хәтта микрофон юк», - диде Рәсим Сәйфетдияров Мәнәктә һәм җыелышта катнашкан район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфановка мөрәҗәгать итеп. Бу, ишетмибез, дип, залдан кычкыруларга җавап та булды.
Ә гомумән, биредә мәдәният учагы чиста, ямьле, һәм иң мөһиме – җылы. Соңгысы белән, әйтергә кирәк, райондагы сирәк мәдәният учагы гына мактана ала.
Хәтеремдә, бу бинаны ачу тантанасына күптән түгел генә килгән идем кебек, ә инде "бер гомер" узган, һәм бүген ул ремонтка да мохтаҗ инде: биләмә башлыгы әйтүенчә, түбәне көйләргә, тәрәзәләрне алыштырырга кирәк. Ә бинаны җылыту өстендә 2018 елда эшләгәннәр.
Мәдәният проблемасын Р.Сәйфетдияров Яңа Бура, Иске Бура, Кирәмәт авылларында үткән җыелышларда да күтәреп чыкты. Биредә, дөрес, микрофон бар иде, тик ул бик начар эшләде. Рәсим Әбелкасыймович үзешчән сәнгать коллективларына костюмнар һәм гармун кебек иң гади уен коралларының булмавына да зарланды.
Ә шулай да иң начары – бинада бик салкын булуы. Суык үзәкләргә үтеп керерлек булганлыктан, җыелышны оештыручылар халыкны тамашалар залына түгел, ә эскәмияләр тезеп, фойега утыртты. Шунысы гаҗәп, җылыту системасын 2015 елда гына ремонтлаган булганнар. Менә сиңа ремонт! Алай гына да түгел, түбәне ремонтлаганнан соң, су стеналарга ага, бинаның бөтенләй җимерелүе ихтимал.
Р.Сәйфетдияров тукталган тагын бер актуаль сорау – чүп. Соңгы ике елда биләмәдә кайберләре би¬еклеге буенча 5-6 метрга җиткән очраклы барлыкка килгән чүплекләрне бетерү буенча зур эш башкарылган. Биләмә хакимияте башлангычы белән 38 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган. Чүп ташлаучыларны ничек белгәннәр соң, алар "адресын" калдырмый бит гадәттә? Рәсим Әбелкасыймович тәккә генә озак еллар эчке эшләр органнарында эшләмәгән шул – чүплек ияләрен чүплекләрнең үзендә үк «табалар»: башка калдыклар арасында фамилияле хатлар, квитанцияләр һәм башка документлар да була. Чүпне теләсә кая ташларга яратучыларның күбесе куянлылар булып чыккан.
Тулырак «Кама таңнары» гәзитенең 8нче санында укыгыз.
Читайте нас: