Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 февраль 2019, 15:22

Үсеш мәйданчыгы

Район делегациясе Яшьләр якташлыгы ассоциациясенең юбилеенда катнашты.

Район делегациясе Яшьләр якташлыгы ассоциациясенең «Башкортостан» дәүләт концертлар залында узган ун еллык юбилеенда катнашты. Әлеге вакытта Ассоциация 20 яшьләр якташлыгын үз эченә алар, шулар арасында безнең район якташлыгы да бар.
Чара өч өлештә торды. Эшлекле өлештә түгәрәк өстәл артында яшьләр якташлыгы хәрәкәтенең үсеше белән бәйле сорауларны тикшерделәр. Ахырда резолюция кабул иттеләр.
Күргәзмәдә яшьләр якташлыкларының барлыкка килү тарихы, эшчәнлеге, гамәлдәге проектлары һәм активистлары белән танышу мөмкинлеге булды. Туган якларының үсешенә саллы өлеш кертүче яшьләрне район хакимиятләре грамоталары белән бүләкләү тантанасы да шунда узды.
Әйтергә кирәк, Краснокама һәм Дүртөйле районнарыннан тыш, республиканың төньяк-көнбатышыннан һәм көньяк-көнбатышыннан башка район һәм шәһәрләрдән катнашучылар булмады. Ә бит мондый ише чаралар – яшьләрнең үсеше һәм интеграциясе өчен бик шәп урын.
Юбилей чарасы Ассоциациянең иҗат берләшмәләре һәм чакырылган кунакларның чыгышлары белән тәмамланды.
Читайте нас: