Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 февраль 2019, 22:47

Билгеләнгән чикләрдән чигенмәскә кирәк

Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

- Иң мөһиме – гомумдәүләт проектларын җәелдерү. Бу - озак вакытка исәпләнгән перспектива. Илкүләм проектлар кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен төзелгән, - диде Владимир Путин. - Хәзер үк эшләргә, билгеләнгән чикләрдән чигенмәскә кирәк. Без бары тик алга барырга тиеш. Әмма тапталган ысуллар белән эшләргә ярамый. Кешеләр өчен шунысы мөһим: ничек эшләнгән, һәм бу аларның тормышын ничек яхшыртачак – кайчан да булса түгел, ә хәзер. Башкарма властьның барлык дәрәҗәләрендә эш җайга салынган һәм эчтәлекле булырга тиеш. Күпьеллык хезмәт нәтиҗәсендә хәзер Русия үсешкә гаять зур финанс ресурсларын туплый алды. Кешеләр яхшы якка үзгәрешләрне быел ук тоярга тиеш.


Балалар пособиесе турында

Владимир Путин үз чыгышында инвалид балалар өчен пособиене 1 июньнән 10 мең сумга җиткерергә тәкъдим итте.


Шулай ук, ике балалы гаиләләр өчен түләүләрне ике яшәү минимумы күләменә җиткерү тәкъдим ителде. Әлеге ташлама белән илдәге гаиләләрнең 70 проценты файдалана алачак.


Владимир Путин, гаиләдә балалар саны күбрәк булган саен, салымнар кимрәк булырга тиеш, дип саный. Ил җитәкчесе балалы гаиләләргә салым йөкләмәсен киметергә тәкъдим итте.


“Без гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен барысын да эшләячәкбез. Русия хәзер бик авыр демографик вакытларны кичерә. Балалар туу кими”, - диде Президент һәм гаиләләрнең финанс хәлен яхшыртырга кирәклеген ассызыклады.


Ил җитәкчесе, бала туу гаиләнең финанс хәлен начарлатырга тиеш түгел, дигән фикердә. “Шул максаттан торак өчен булган салымнарны киметү кирәк”, - диде Президент.


Медицина ярдәме турында

– 2020 ел ахырына кадәр медицина ярдәмен Русиянең барлык торак пунктларында да бөтен кеше дә файдалана алырга тиеш. Белешмә өчен шуны әйтәсем килә: 2019-20 елларда тагын 1590 табиб амбулаториясе һәм фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк, – диде Президент.


Шулай ук, Владимир Путин билгеләвенчә, медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен сәламәтлек саклауны мәгълүматлаштыру булырга тиеш.


Өч ел дәвамында медицина учреждениеләре, даруханәләр, табиблар һәм пациентлар арасында электрон бәйләнеш җайга салынырга тиеш.


«Авыл укытучысы» программасы турында

Владимир Путин, сәламәтлек саклау системасындагы “Земский доктор” программасы кебек үк, укытучылар өчен дә “Авыл укытучысы” программасын булдырырга тәкъдим итте. Махсус программа авылга, район үзәгенә, кечкенә шәһәрләргә эшкә кайтучы педагоглар өчен каралган.


Ил башлыгы тәкъдим иткән “Авыл укытучысы” программасы нигезендә авылга һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә кайтучы педагоглар бер миллион сум акча алачак. Яңа программа 2020 елдан эшли башлаячак.


Технологияләр турында

Русия Президенты Владимир Путин, санлы икътисад инфраструктурасын, шул исәптән телекоммуникацияләр челтәрен, мәгълүматны саклау һәм эшкәртүне үстерүнең генераль схемасын кабул итәргә кирәк, дип саный. Ил җитәкчесе югары тизлекле интернетка тоташырга, 5G элемтә системасын куллана башларга тәкъдим итте.


– Элемтә, навигация, җирне дистанцион зондлаштыру системасын булдыру өчен безнең юлдаш төркеменең мөмкинлекләрен берничә тапкыр арттырырга кирәк. Русия моның өчен уникаль технологияләргә ия, әмма мондый бурычлар бөтен космос тармагының сыйфатлы яңартылуын да таләп итә. Мәскәү Хөкүмәте белән “Роскосмос”ка Гомумдәүләт космик үзәк формалаштыру проектын йөкләтәм. Ул төп профильле оешмаларны, конструкторлык бюроларын һәм тәҗрибә производстволарын берләштерергә, фәнни тикшеренүләр үткәрүне һәм кадрлар әзерләүне тәэмин итәргә тиеш, – диде ил Президенты.


Глобаль көндәшлек фән, технологияләр, мәгариф өлкәләренә йогынты ясый. Илебез алдынгы булып калсын, үсешкә ирешсен өчен заман белән бергә атлап, югары технологияләр булдыру – мөһим бурыч.


Чыганак: https://kiziltan.ru/


Читайте нас: