Кама таңнары
+6 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 февраль 2019, 15:17

Инзилә Мәскәүдә чыгыш ясады

Шушнур авыл биләмәсенең яшьләр эшләре буенча белгече Русия Федераль Җыелышында булып кайтты.

Шушы көннәрдә Шушнур авыл советының яшьләр эшләре буенча белгече Инзилә Фәезова авыл территорияләрендә яшьләр арасында җәмәгать лидерларын ачыклау конкурсында җиңүчеләрдән торган республика делегациясе составында Мәскәү шәһәрендә РФ Федераль Җыелышының Федерация Советында Валентина Матвиенконың авылның социаль өлкәсендә эшләүчеләр белән очрашуында катнашты.
Очрашуда авылдагы яшьләр һәм авыл эшчеләре арасында җәмәгать фикере лидерлары конкурсына йомгак ясалды. Чарада катнашучылар арасында Русиянең 78 төбәгеннән килгән спорт, яшьләр сәясәте вәкилләре, авыл укытучылары, медицина, социаль хезмәткәрләр, мәдәният учреждениеләре вәкилләре булды.
Чарада Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану буенча комитеты рәисе Алексей Майоров, Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану буенча комитеты рәисе урынбасары Ирина Гехт, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Зинаида Драгункина, Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Валерий Рязанский, Федерация Советы әгъзалары, Русия авыл яшьләре союзы Юлия Оглоблина, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре катнашты.
Алексей Майоров яшьләр башлангычларына һәм авыл яшьләренең иҗади потенциалына зур игътибар бирде. «Авылның социаль өлкәсенә булышлык итү буенча эш үз нәтиҗәләрен бирә, һәм Олы Дмитриевка бинасында мондый очрашулар яхшы традициягә әверелде», - дип билгеләде парламентның югары палатасы рәисе. Валентина Матвиенко шулай ук авылда башкарылган һәм башкарыласы эшләр, авылларга икътисади яктан үсәр өчен яңа мөмкинлекләр эзләргә кирәклеге турында сөйләде.
Пленар утырышта Инзилә Фәезова доклад белән чыгыш ясады һәм авылда спортны үстерү турында җентекләп сөйләде, проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим итте.
Чара йомгаклары буенча авыл җирендә социаль өлкәдә эшләүчеләргә Федерация Советы рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Инзилә Фәезова Русия авыл яшьләре союзы тарафыннан оештырылган авыл территорияләрендә яшьләр арасында җәмәгать лидерларын ачыклау конкурсында «Спорт» юнәлеше буенча җиңүче дипломына лаек булды.
Читайте нас: