Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 февраль 2019, 12:20

Санлы икътисадка күчәр өчен өч шартны үтәү мәҗбүри

Шамил Вәлиев: “Санлык икътисадны үстерү өчен белемле яшьләр кирәк”.

Бүгенге көнне заманча IT-технологияләр үсешеннән башка күз алдына да китереп булмый. Аңлатып узыйм, IT-технология төшенчәсе астында без информацияне эзләү, саклау, тарату буенча барча заманча корылмаларны, алымнарны, ысулларны кертәбез. Гади генә итеп әйткәндә, гаджетлар, компьютерлар, IPhon, смартфоннар һәм аларның эшчәнлеге – барысы да әлеге төшенчә эченә керә.


Әлеге мәсьәләнең мөһимлеген Русия Президенты Владимир Путин үзенең 2019 елга Федераль Җыелышка мөрәҗәгатендә тагын бер тапкыр ассызыклады. Ул Хөкүмәт алдына информацион технологияләр өлкәсенә шәхси инвестицияләр җәлеп итү һәм бу өлкәнең үсешен тәэмин итү өчен уңайлы шартлар тудыру бурычын куйды. Ә Дәүләт Думасы депутатларыннан санлы икътисад төзү өчен хокукый база булдыруны, IT-технологияләр ярдәмендә бизнес-килешүләр төзерлек, электрон рәвештә алыш-биреш, сәүдә мөнәсәбәтләрен алып барырлык законнар кабул итүне таләп итте. “Безнең бөтен законнар чыгару өлкәсен яңа технологик чынбарлыкка җайлаштырырга кирәк. Кабул ителгән законнар яңа перспектив өләләрнең аякка басуын чикләргә түгел, ә үстерүгә ярдәм итәргә тиеш”, – дип ассызыклады Президент.


Бу уңайдан без республика җәмәгатьчелегенең фикерләрен дә белештек. Танылган публицист, блогер Шамил Вәлиев билгеләвенчә, санлы икътисадка күчәр өчен өч шартны үтәү мәҗбүри. Беренчедән, халыкны сыйфатлы элемтә белән тәэмин итәргә кирәк. Икенчедән, халык заманча элемтә чараларын артык чыгымнарсыз сатып ала алырга тиеш. Өченчедән, һәм монысы иң мөһиме, белемле, заманча фикерли алучы яшьләр кирәк. “Тиешле инфраструктура булса, санлы икътисад үзеннән-үзе барлыкка килә, аның нефть-газ кебек чималга бәйлелеге юк. Яшьләргә кайда уңайлы, алар шунда үз икътисади предприятиеләрен тудыра ала. Моның өчен аларның фикер креативлыгы һәм заманча элемтә чаралары гына кирәк. Бүгенге шартларда кола яланда палаткада утырып та, олы предприятиеләр белән идарә итәргә мөмкин. Без нәкъ шундый яшьләргә мохтаҗ”, – диде Шамил Римзил улы.

Читайте нас: