Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 март 2019, 14:16

Кыш, кит! Яз, кил!

Масленица (Май чабу) атнасы дәвам итә.

Май чабу бик борынгы заманнардан сакланып килгән бәйрәм. Аны икенче төрле “Кыш озату” дип тә атыйлар, ягъни игенченең язгы эшкә күчә башлау чорын билгеләп үтү. Бәйрәм ел саен Олы көнгә бәйле рәвештә төрлечә килә. Пасха алдыннан була торган 7 атналык олы уразага бер атна калгач башлана. Быел ул 4 мартта башланып 10ысында тәмамлана.


Май чабу күп гасырлар буена халыкның массакүләм күңел ачу буларак үткәрелгән. Җигүле атларны бизәп йөрүләр, төрле кызыклы уеннар, урамда пешерелгән төрле ризыклар белән сыйланулар, чана белән тауда шуулар. Бәйрәм атна буе барса да аның һәр көне билгеле бер тәртип буенча бара.

Май чабу атнасының символы бар. Ул - коймак.


Май чабу җиде көн бәйрәм ителә: һәр көннең үз исеме һәм мәгънәсе бар.

Дүшәмбе - Май чабуны каршылау көне, халыкта ул "Очрашулар" дигән исем алган. Бу көнне хуҗабикәләр коймак пешерәләр.

Традиция буенча, хатын-кыз беренче тәмле ашамлыкларны фәкыйрь кешеләргә бирергә һәм йорт хайваннарын яхшылап сыйларга тиеш. Шул рәвешле, йортка бәхиллек һәм җитешлек җәлеп ителә дип санала. Әлбәттә инде, бу көнне саламнан Май чабу карачкысы ясала. Карачкы Май чабу бәйрәменең үзен дә, салкын кышны да, үлемне дә гәүдәләндергән. Соңгы көнне Май чабу карачкысын ритуаль учакта яндырганнар.
Сишәмбе көне "Уеннар" дип атала. Бу көнне урамда күңел ачып йөриләр. Биредә төп игътибар өйләнешергә җыенган яшь парларга бирелә. Чаналарда "йөрү"ләр вакытында егетләр һәм кызлар үзләренең тормышлары бәхетле һәм үзара аңлашуга корылган булсын өчен, һичшиксез, үбешергә тиеш булган.
Чәршәмбе көнне "Сыйлану" билгеләп үтелә - бу көнне гаиләләр хатынның әти-әнисенә кунакка баралар. Алар, гаилә җепләрен ныгытыр һәм туганнары белән киләсе елга да тату яшәр өчен, һичшиксез, кияүгә коймак ашатырга тиеш.
Пәнҗешәмбе - Май чабу атнасының дүртенче көне, аны "Уен-көлке" дип атаганнар. Бу көнне урамда массакүләм күңел ачулар башлана, монда да игътибар үзәгендә - коймак.
Җомга - Май чабуның бишенче көне "Әби киче" дип атала. Бу көнне кияүләр "җавап" кичәсе оештырганнар. Монда инде кияү кеше үзенең хатынының анасына карата хөрмәтен һәм кайнар мәхәббәтен күрсәтер өчен аны коймак белән сыйларга тиеш.
Шимбә көн Май чабу атнасында халыкта "Печкәчәмдә кунакта" дигән атама алган. Киленнәр бу көнне үзләренең каен сеңелләрен коймак ашарга чакырганнар, аларга бүләкләр әзерләгәннәр. Соңгы вакытта, әлеге традиция бераз гына үзгәргән: бүген Май чабуның шимбә көнендә барлык туган-тумачалар бер табын артына җыелырга тырыша.
Якшәмбе - Май чабуны бәйрәм итүнең соңгы көне. Аны "Кичерешү" дип атыйлар. Бу көнне кешеләр бер-берләреннән кичерү сораганнар, гафу үтенгәннәр. Христиан динен кабул иткәннән соң, бу көнне, һичшиксез, чиркәүгә барганнар. Кичерү үтенеченә җавап итеп, традиция буенча, "Ходай кичерер" дигән гыйбарә әйтәләр. Кичерү сорап, кешеләр Аллага баш ияләр, дингә ышанучылар алдагы дүшәмбедән башланачак уразага бәхиллек алалар.

Халыкта исә бәйрәмне якты учаклар, кыш белән саубуллашуга һәм язны каршылауга багышланган шау-шулы җырлар һәм биюләр белән озаталар.
Нәрсә ярый, нәрсә ярамый

Коймак атнасында үтәлергә тиешле кайбер кагыйдәләр һәм күрсәтмәләр бар.

- Май чабу атнасында ит ашарга ярамый. Балык һәм сөт ризыклары тыелмый. Һәр өйдә табында төп ризык урынында коймак булырга тиеш.

- Бу бәйрәмдә күбрәк һәм ешрак ашарга кирәк. Кунак чакыру кабул ителгән, шулай ук үзеңә дә күбрәк кунакка йөрергә кирәк. Чөнки икенче атнадан Олы уразага керәчәксең.
Кыш, кит! Яз, кил!

Май чабунын кульминацион ноктасы булып карачкы яндыру тора. Бу күренеш яз килү һәм кыш китүне символлаштыра. Ягу уенын әйлән-бәйлән, жыр һәм бию белән үткәрәләр, алар сыйланулар белән дәвам итә. Карачкы сыйфатында чүпрәк белән саламнан зур, кызык һәм шул ук вакытта куркыныч та булган курчак әзерлилэр. Шуннан соң аны, хатын-кыз киеме киендереп, Май чабу атнасында авылның төп урамында калдырганнар,ә бәйрәм көнне авыл читенә алып чыкканнар. Анда карачкыны яндырганнар, бәкедә батырганнар яки өлешләргә аерганнар, ә аннан калган саламны кырга сипкәннәр.

Курчакны ритуал яндыру тирән мәгънәгә ия булган: кыш символын юкка чыгарып, язын аның көчен яңадан кайтару мөһим.
Бәйрәм сынамышлары

Май чабуда кар яуса, карабодай уңа.

Май чабу алдыннан килгән атна көнне көн бозылса, җәй көне гөмбә күп була.
Бәйрәм турында мәкаль һәм әйтемнәр

Коймаксыз Май чабу булмый.

Коймак - кояшның туганы.

Кайда коймак - шунда без!

Иң салкын канлы кеше дә кайнар коймак ярата.

Коймаксыз Май чабу - тортсыз туган көн кебек.

Май чабу килә, коймак белән бал алып килә!
Читайте нас: