Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 март 2019, 14:53

Максат – авыл тормышын яхшырту

Радий Хәбиров Башкорстанның төньяк-көнбатыш районнары авыл биләмәләре башлыклары белән очрашты.

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Борай районында булды һәм республиканың төньяк-көнбатыш районнары авыл биләмәләре башлыклары белән семинар-киңәшмәдә катнашты. Семинар кысаларында «Авыл биләмәләре манифесты»н әзерләү буенча фикер алышулар булды.
- Без авыл биләмәләре башлыклары белән шундый «куст семинарлары» үткәрергә булдык. Чөнки сез безнең өчен – иң көчле терәкләрнең берсе. Без сезнең потенциалыгызны беләбез, сезнең республика үсешендәге ролегезне аңлыйбыз, - дип белдерде Радий Хәбиров. – Һәм мин барлык башлангычларда һәм эшләрдә дә сезнең ярдәмегезгә ышанам.
Төбәк җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы, хәзер Башкортстанның көчле, куәтле командасы барлыкка килә, дип хәбәр итте.
- Безнең төбәктә Хөкүмәт әгъзалары, муниципалитетлар башлыклары һәм башка җитәкче хезмәткәрләр - барлыгы 200. Шул системага сез дә керәсез – бу тагын якынча 700 кеше. Без сезнең белән, 1000 кеше, 4 миллионнан артык халкы булган республика өчен җавап бирәбез. Башкортстанның киләчәге өчен җавап бирәбез. Шуңа күрә сезнең эшчәнлеккә без җитди игътибар бирәчәкбез. Безнең максат билгеле – кешеләрнең тормышы, акрынлап булса да, яхшырсын өчен тырышырга, - дип искә төшерде Радий Хәбиров.
«Авыл биләмәләре манифесты» буенча фикер алышу барышында семинар-киңәшмәдә катнашучылар авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык һәм юл инфраструктурасы, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль өлкәне үстерү кебек юнәлешләр буенча тәкъдимнәр кертте.
Тәкъдимнәр эшләгәннән соң, аларның презентациясе булды. Һәр тема буенча Радий Хәбиров үз фикерен белдерде.
Читайте нас: