Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 март 2019, 15:23

«Хатын-кыз - миллəт анасы» республика конкурсы йомгак ясады

Уфада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

III «Хатын-кыз - миллəт анасы» республика конкурсы йомгак ясады. Уфада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Республиканың иң актив хатын-кызларын бүләкләргә Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкарчының хәләл җефете Каринэ Хәбирова, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Рөстәм Әхмәдинуров һәм танылган совет биатлончысы, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Александр Тихонов килде.
Конкурс ике этапта үтте - муниципаль һәм республика. Аңа барлыгы 300дән артык гариза килде. Конкурсның абруе һәм катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел аның географиясе киңәйде, республиканың күп кенә районнары актив кушылды. Һәр номинациядә («Хатын-кыз - ана», «Хатын-кыз - лидер», «Хатын-кыз - галимә», «Хатын-кыз - укытучы», «Хатын-кыз - эшкуар», «Хатын-кыз - оста», «Өлкән яшьтәге хатын-кыз») иң чагу активистлар күрсәтелде һәм өчәр җиңүче билгеләнде. «Хатын-кыз - укытучы» һәм «Өлкән яшьтәге хатын-кыз» номинацияләрендә бишәр җиңүче бүләкләргә карар иттеләр. Һәм «Өлкән яшьтәге хатын-кыз» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе Краснокама районының ветераннар советы рәисе һәм «Бердәм Русия» партиясенең урындагы сәяси советы әгъзасы Ольга Степкина булды.
«Иң яшь җәмәгатьче» номинациясендә Краснокама районының яшьләр белән эшләү буенча белгече, «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы һәм «Халык контроле» партия проекты активисты Инзилә Фәезова иң яхшыларның берсе булды. «Торатау» конгресс-холлында халык промыселлары, милли ашлар, кием-салым һәм уен кораллары күргәзмәсе оештырылды. Гала-концертта Халык уен коралларының милли оркестры чыгыш ясады. Барлык җиңүчеләргә дә конкурсны оештыручылардан бүләкләр һәм грамотлар тапшырылды.
Читайте нас: