Быел кыш бик карлы булды. Күптән түгел минем 76 кышны үткәргән әтием, мон¬дый кышны күргәнем юк иде әле, диде. Үзебезнең авылдагы өйгә ялга кайткач, капкага якын килә алмыйча, тездә шуышып кердек. Ике көн бөтен эшебез кар көрәү булды. Күршеләр дә зарлана, кар көрәүдән бушаганыбыз юк быел, диләр.
Тик никадәр көрәсәң дә, файдасы юк, өстәлеп тора. Ярый әле хет урамнарны чистартырга тырышалар. Һәрхәлдә, Яңа Актанышбаш авылында без кайтканда чиста иде. Шушы көннәрдә юл яра-яра, шәһәр тротуарыннан китеп бара идем, бер егет шулай ук кар ярып узып китте: «Сукмаларны бер чистартмыйлар, гел авылдагы кебек», - ди бу миңа мөрәҗәгать итеп. «Зерә алай дисең, энем, - дидем, – авылда хәзер юлларны шәһәргә караганда яхшырак чистарталар».
Хәер, авылларда да төрлечә буладыр. Күптән түгел редакциягә Ведресово авылы старостасы кереп чыкты. «Сезнең Рим Әхмәтов язган Никольск авыл биләмәсендә үткән гражданнар җыелышы турында укы¬дым. Нишләп әле ул безнең район күрше Яңавыл һәм Калтасы районнарыннан яхшы¬рак күренә дип карар иткән? Сез башта анда барып карагыз. Аларда газ да, су да кергән, юллары да бар. Чүпне дә күптәннән инде контейнерларга җыялар. Ә безнең Ведресовода язын-көзен үтеп йөри алмаслык пычрак. 21нче гасырда яшибез дип атала! Ведресовога караганда, бездә тормыш һич яхшырак түгел», - дип канәгатьсезлек белдерде ул.
Беренчедән, хәбәрче үз фикерен белдергән, ә минем аңа ышанмаска бер сәбәбем дә юк, Рим Әхмәтов үз гомерендә Башкортстанның бик күп районнарында булып, андагы тормышны күргән кеше, чөнки ул озак еллар республика гәзитенең үз хәбәрчесе булып эшләгән. Икенчедән, мин, гомумән, «Нигә язган?» дигән сорауны кабул итмим. Һәркемнең үз фикере була. Вольтер әтмешли, «Мин сезнең фикер белән килешмим, ләкин аны белдерергә хокукыгыз өчен тормышымны бирергә дә әзер».
Шулай да бер фикергә килдем: ничек кенә булмасын, күршеләреңне хурлап, үзеңне мактарга ярамый. Сүз күршеләр турында бара икән, алардан нинди яхшы нәрсәләр алырга мөмкин булуы турында язарга, ә начар нәрсәләрне үзеңә башкача кабатла¬маска эчеңнән генә карар итәргә кирәк.
Әй, яз турында яза башлаган идем бит әле. Аңа ерак калмады. Ә әлегә карга, боз¬га, чаңгыда яки тимераякта шуып калырга кирәк. Бу сурәтне безнең хәбәрчебез шушы көннәрдә Никольскида төшергән. Ул безгә чана җиккән ат табигый күренеш булган элекке вакытларны искә төшерде. Кышкы авыл юллары да хәзерге кебек күзне камаш-тырырлык ак түгел, ә чанадан төшеп калган салам һәм ат тизәгеннән тора торган иде.
Без, бала-чага, чанага сикереп менеп утырып, берничә метр булса да барырга ярата идек. Шул чакта, ния минем әти дә фермада эшләми микән, дип уйлый идем, чөнки ат һәм чана фермада эшләүче терлекчеләрдә генә. Алар урамнан, хәзер машиналар шикелле, тыз да быз үтеп тор¬дылар. Юллардагы салам һәм каткан ат тизәкләренә караганда, мал караучылар күп, фермаларда мал тулы, алар гөрләп эшләп торыр иде. Ә хәзер авылда ат та, ферма да - «экзотика».