Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 март 2019, 13:56

Җир – крестьяннарга

Власть вәкилләренә сораулар күп җыелган.

Авылларда район һәм биләмә җитәкчеләре белән очрашулар дәвам итә. Кайдадыр бу очрашулар тыныч һәм эшлекле бара, кайдадыр сүлпән һәм артык кызыксыну күрсәтелмичә үтә. Ә кайдадыр җыелыш заллы тетрәп тора. Курый, Кутлинка, Шушнур, Түбән Такыя аылларында үткән очрашулар да шундыйлардан булды.


Курый

Курый авыл биләмәсендә узган җыелышта сораулар күпчелеге белән коммуналь тармакка кагылышлы булды. Биләмәдә аларны хәл итәр өчен җиң сызганып эшләсәләр дә, хәл ителәсе нәрсәләр барыбер кала.


Җыелышны биләмә башлыгы Илүс Хәйбрахманов ачып җибәрде – ул узган елдагы эшләргә тукталды. Илүс Хатыйпович нинди суммага нин¬ди эшләр башкарылганын санап узды, кайларда халыкның активлыгы һәм булышлыгы җитеп бетмәвен ассызыклады.


Мәсәлән, күптән түгел авылга су кертелгән, әмма үзләре сорасалар да, кешеләр аны өйләренә кертергә ашыгып бармый. Бүген суүткәргечкә авылда яшәүчеләрнең нибары 47%ы гына тоташкан – су белән тәэмин итү буенча башкарылган эшләрне аклар өчен бу җитми. Шуңа да Илүс Хәйбрахманов халыкны бу уңайдан активрак булырга чакырды.


Алга таба чүп җыюның яңа кагыйдәләре тикшерелде. Авыл биләмәсендә әлегә чүпне элеккечә капчыкларга җыялар, ә закон таләп иткәнчә контейнерларны соңрак куячаклар – аларның урыны билгеләнгән инде. Ә менә авыл халкына килгән квитанцияләр буенча әлегә аңлашылмаучылыклар бар: күптән үлгән кешеләр өчен дә түләү килгән, пропискада бул¬маганнарга да исәпләгәннәр һәм башкалар.


Берәү, мәсәлән, түләү кәгазен шәһәрдәге пропискасы буенча да алган, хәзер яшәү урыны буенча авылга да килгән квитанция. Бу моментка район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов берничә тапкыр ачыклык кертте - прописка буенча гына түләргә кирәк: бер хезмәт өчен гражданин бер яшәү урыны буенча гына түләргә тиеш. Ә инде бер урында пропискада булып, икенче урында яшәүчеләргә тиеш¬ле белешмәләр алып төбәк операторларына җиткерергә кирәклеге аңлатылды.


Нефтекама-Калтасы юлын яктырту мәсьәләсе курыйлы¬ларны күптән борчый. Сукмак юк, ә караңгыда машина юлы буйлап атлавы бик куркыныч, дип белдерде җыелышта катнашучылар.


Тулырак «Кама таңнары” гәзитенең 10нчы санында укыгыз.
Читайте нас: