Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 март 2019, 11:10

Ни өчен азаябыз?

Район хакимияте каршындагы координацион советның гаилә сәясәте буенча утырышында үлүчеләрнең күп һәм туучыларның аз булу сәбәпләре тикшерелде.

2018 ел йомгаклары нинди соң? Беренчедән, халык саны кимегән: районда 27213 кеше яшәгән булса, быел халык саны 650гә кимегән.
Нигә кешеләр туган якларыннан китә соң? Төп сәбәп эш урыннары булмауда, күбесенең торак проблемасы да хәл ителерлек түгел, бизнес белән шөгыльләнергә шартлар юк һәм башкалар. Шул сәбәпләр аркасында гаиләләр бала табарга ашыкмый: агымдагы елның ике аенда районда 73 йөкле ханым исәптә тора, узган елның шушы чорында алар 102 иде. Ике ай эчендә 32 сабый дөньяга килгән, былтыр 46 булган.
Шулай итеп районда демография күрсәткечләре бик үк яхшы түгел, югыйсә, кайбер яктан уңай үзгәрешләр дә күзәтелә. Мәсәлән, соңгы өч елда үлүчеләр саны 26%ка кимегән.
Шул ук вакытта үлүчеләр арасында эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең проценты югары булуы нык бор¬чылдыра. Агымдагы елның ике аенда 73 кеше үлгән (узган елның шушы чорында да шулкадәр), шуларның 18е - эшкә сәләтле яшьтә (былтыр – 16).
Узган елда 11 суицид очрагы теркәлгән. 2017 ел белән чагыштырганда 3 очракка күбрәк. Агымдагы елның ике аенда гына да 4 кеше үз-үзенә кул салган да инде.
Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Фәгыйть Бәдертдинов сүзләре буенча, бүген суицидларның икенче бер мөһим проблема – эчкечелек белән үзара бәйләнгән булуы аеруча актуальгә әйләнгән.
- Узган елның барлык 11 очрагында да үлемгә китергән төп сәбәп – исерек булу. Алкоголь - үтерешләрнең дә төп сәбәпчесе. Мәсәлән, былтыр алты кешене үтергәннәр, шулай ук барлык җинаятьләр дә исерек хәлдә кылынган, - дип билгеләде Фәгыйть Әксәнович.
Шул сәбәпле район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лира Мостаева координацион совет әгъзаларының игътибарын район халкы арасында алкоголь продукциясен куллануны һәм эчкечелекне кисәтү темасына юнәлтте.
Аның фикеренчә, алкоголь куллану яисә шул сәбәпле килеп чыккан авырулар белән бәйле үлемнәрнең күп булуы, үз-үзләренә кул салучылар санының артуы проблеманы хәл итүгә ведомстволарны җәлеп итәргә кирәклеген раслый.
Шул сәбәпле Лира Рифкатовна эшлекле төркем оештырырга һәм авыл биләмәләренә барып, башлыклары белән җитди сөйләшергә тәкъдим итте. Координацион совет әгъзалары үз чиратында әлеге хәлдән чыгуның үз юлларын белдерде.
Опека һәм попечительлек органы секторы мөдире Ольга Зюзина әлеге эшкә авыл аксакалларын, хөрмәтле кешеләрне, старосталарны, дини конфессияләр вәкилләрен җәлеп итәргә кирәк дип исәпли. Сөйләшеп, үгетләп, кешеләрнең аңына җиткерергә тырышырга кирәк, аныңча.
Яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов полиция хезмәткәрләре белән берлектә эшләргә тәкъдим итте. "Спиртлы эчемлекләр сатыла дип уйлаган йортлар буйлап рейдлар оештырырга кирәк. Рейдларны сатучыларны тикшерү булачагы турында кисәтеп, аена бер тапкыр түгел, ә даими үткәрергә кирәк. Кешеләрнең сәламәтлегендә акча эшләүчеләрне штраф биреп җәзага тарттырырга кирәк", - дип билгеләде ул.
Моннан тыш, үзәк район дәваханәсендә алкогольгә бәйле булган кешеләрне реабилитацияләү мөмкинлеге бар.
- Безнең Нефтекама шәһәрендәге наркодиспансер белән андый кешеләрне дәвалау турында килешү бар, - диде Фәгыйть Әксәновч. – Аннары алар бездә неврозлар бүлекчәсендә реабилитация үтә.
Неврозлар бүлекчәсе республиканың 8 бүлекчәсен хезмәтләндерә. Ә безнең районнан анда дәваланучылар бары 17% кына тәшкил иткән.
- Без мондый мөмкинлектән файдаланырга тиеш, - диде Лира Рифкатовна. – Неврозлар бүлекчәсе үзебезнең район дәваханәсендә урнашып та, моннан тулысынча файдаланмауны гафу итеп булмый.
Районда демография хәлен яхшырту өчен бала табу яшендәге хатын-кызларның соматик (психик түгел) авыруларын иртә ачыклау һәм дәвалау буенча эшне көчәйтергә, мохтаҗ булган хатын-кызларны авырга узу мәсьәләсе буенча республика перинаталь үзәгенә юллама белән җибәрергә карар ителде.
Читайте нас: