Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 март 2019, 15:01

Шәл-яулыгым - йөз байлыгым

Иң беренче яулыклар таш гасырда ук барлыкка килгән.

Яулык, шәл - элек-электән үк хатын-кызларның матурлы¬гын, нәфислеген ассызыклаган, йөзләренә нур бөркегән. Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык хатын-кызның сафлык билгесе дә булган. Аны баштан мәҗбүри тартып алу оят саналган. Заманында яулыкны бүләккә сатып алганнар.
Шәһәрдән килгән кунак та, базарга барган крестьян да, ерак якларда хезмәтен тутырып кайткан ир-егетләр дә бүләк итеп яулык алып кайта торган булганнар, егет яраткан кызына яулык бүләк иткән.
Яулыкларның тарихы бай һәм күпкырлы. Аш-су бүлмәсенә керү белән, көн дә кулыбызга яулык ал¬сак та, аларның кайдан һәм кайчан килеп чыкканы турында уйлаганыбыз да юк. Ә менә Яңа Кабан авыл китапхәнәсенә “Шәл-яулыгым - йөз байлыгым” дигән тематик кичәгә җыелган мөлаем апалар инде бу сернең төбенә төште.
Алар иң беренче яулыкларның таш гасырда ук барлыкка килүенә, XV гасырда Һиндстанның Кашмир шәһәрендә беренче шәлләр җитештерелә башлавына, 1784 елның 23 сентябрендә француз короле Людовик XVIнең “яулыкның иңе буена тиң булырга” тиеш дигән указына ярашлы, яулыкларның квадрат формасын алуына һәм яулык-шәлләрнең күпләп Ырымбурда, Мәскәү арты - Павловский Посадта житештерелүен белде.
Бу көнне китапханәне берсеннән-берсе чагу яулыклар, чана, мамык шәлләр бизәде. Ә аларның хуҗабикәләре кадерле ядкарь булып сандык төпләрендә яткан яулык-шәлләренең тарихи серләрен чиште. Рәфисә апа Салихжанова, иңенә салган ал яулыгын әнисе төсе итеп саклавын әйтеп үтте һәм бу яулык турында язган шигырен укып ишеттерде.
Ә Римма Төхбәтуллина зәңгәргә матур чәчәкләр төшкән яулыгын аңа әнисе тире җыючы Гавис Нәҗмиевтан бер казга сатып алуын кызык итеп сөйләде. Фран¬цуз яулыгы тарихын Гөлчирә Төхвәтуллина бәян итте.
Бер сумка “байлык” тутырып килгән Фәнүзә Сәлимгәрәева һәр яулыгына аңлатма биреп, аларны бәйләп күрсәтте. Венера Галәветдинова, Роза Нургалиева, Рәвия Миңнегалиева шулай ук яулык-шәлләр турында фәһемле яңалыклар җиткерде.
Соңыннан барчасы шәл-яулыклар темасына багышланган викторинада катнашты. Викторинада актив китап укучыбыз Гөлчирә Төхвәтуллина беренчелеккә чыкты. Ә икенче һәм өченче урыннарны Рәвия Миңнегалиева, Римма Төхбәтуллина бүлеште.
Күмәкләп “Шәл бәйләдем” җыры башкарылды, әлеге темага кагылышлы җырлар барланды һәм кичә чәй табыны артында дәвам итте.
Читайте нас: