Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 март 2019, 17:42

Коймагы, тәбикмәге – кайсы да бик тәмле!

Авылларда Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Май чабу бәйрәмендә Яңа Бурада иртүк музыка яңгырады. Бәйрәмгә барысы да дәррәү килеп әзерләнделәр.
Авыл автивистлары саламнан һәм кирәкмәгән чүпрәк-чапрактан карачкы корды, хатын-кызлар самавыр чыжылдатты, шул арада табада тәбикмәкләр кызарды. Бала-чага да тик тормады - рәхәтләнеп таудан шуды. Шөкер, быел кар күп булды, тауны әллә кайчан өеп куйганнар иде инде.
Бәйрәмне авыл карты ачып җибәрде һәм үз фатихасын биреп барыбызның да, хәтта сарайдагы малларның да сәламәт булуын, табыннарыбызның ризыктан сыгылып торуын теләде. Бәйрәм төрле уеннар белән дәвам итте: тюбингларда шудылар, аякларны бәйләп ярыштылар, капчык киеп йөгерделәр.
Ә “Локама” ансамблендә катнашучылар телеңне йотарлык тәбикмәкләр пешерделәр. Тәбикмәк янына кура җиләк, җир җиләге, карлыган кайнатмалары, каймак тәкъдим иттеләр. Ә самавырдан мәтрүшкәле чәйне барысы да “әәәх” дип эчтеләр. Ахырда карачкы яндырдык һәм әйлән-бәйлән итеп кышны озаттык.
Читайте нас: