Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 март 2019, 16:32

Китапханәченең хыялы тормышка ашты

“Ак чишмә” клубына йөрүчеләр яңа китапханәдә очраштылар.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Иске Мошты авылындагы яңа китапханәдә “Ак чишмә” клубы вәкилләре “Дәү әнием ашларының сере” дип исемләнгән утырмага җыелды.
Ил буйлап уку залларының ябылуы турында хәбәрләр ишетелеп торган вакытта бу вакыйганы, миңа калса, бик зурларга кирәк. Яңа китапханәдә тәрәзәләр, электр һәм җылылык системасы алыштырылды, идәне яңартылды, түшәме һәм стеналары буялды, янгын иминлеге өчен тавыш бирә торган җайланма урнаштырылды.
Искемоштылыларның, кем әйтмешли, олысының да, кечесенең дә яллары күңелле һәм файдалы узсын өчен, матур, җылы һәм ямьле китапханәдә бөтен шартлар да тудырылган.
“Ак чишмә” клубына йөрүчеләр яңарган китапханәне югары бәяләделәр. Утырмага да алар буш кул белән килмәгәннәр булып чыкты. Кулинария шедеврлары күргәзмәсе “Дәү әнием ашларының сере” дип аталса да, утырмага килгән ханымнарны әби дип атарга тел әйләнми хәтта, чөнки алар һаман яшьләр кызлар кебек: шундый ук матурлар, активлар, күңеллеләр.
Бу көнне китапханәгә картиналар бүләк итүләре бөтенләй көтелмәгән булды. Зурлаулары өчен “Восход” җәмгыятенә (Фәһия Әкрәмова һәм Рәфинә Баянова), “Зәйнуллин” шәхси предприятиесенә (Айгөл һәм Фирдәвис Зәйнуллиннар), фельдшер Динифә Сәлимовага (картинаны аның улы Янис Сәлимов ясаган) олы рәхмәт. Мондый бүләкләр китапханәбезне тагы да ямьләп җибәрәчәк. Ә инде Динифә Сәлимованың һәм Рәфинә Баянованың китапханәләр һәм китапханәчеләрнең кирәклеге турындагы шигырьләре йөрәккә сары май булып ятты.
Бу көнне тәмледән-тәмле ризыклар белән чәй эчү җырлар, биюләр, уеннар белән алышты. Шунда ук 11 мең данәдән артып киткән китаплар җыелмасы белән танышу мөмкинлеге дә бар иде.
Ахырда утырмага килүчеләр китапханәнең олылар өчен дә, балалар өчен дә яраткан ял урынына әйләнәчәгенә ышандырдылар. Китапханәне Иске Мошты авылының йөзе дип атадылар, ремонтка өлеш кертүчеләргә рәхмәт белерделәр. Китапханәче Р.Солтанова да үзенең хыялын – яңа китапханәдә эшләү теләген тормышка ашырырга булышучыларга рәхмәтен җиткерде һәм алга таба да төрле кичәләр, күргәзмәләр белән сөендерергә әзер торуын әйтте.
Читайте нас: