Кама таңнары
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 март 2019, 17:59

Йомгак ясадылар, бурычлар билгеләделәр

Авыл биләмәләрендә депутатларның отчет җыелышлары үтә.

Раздолье авыл советы авыл биләмәсе советы утырышында хакимият башлыгы һәм депутатларының эшчәнлегенә йомгак ясалды. Җыелышта район Советы секретаре Алексей Горбачев һәм район Советы дептутаты Рәдиф Гәрәев катнаштылар.
Утырышны Раздолье авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Назиф Фәтхиев ачты һәм алып барды. Назиф Гафурович 2018 елга совет эшчәнлеге турында отчет тотты. 2018 елда Раздолье авыл советының 16 утырышы үткән. Аларда 73 мәсьәлә каралган, һәрберсе буенча тиешле карар чыгарылган. Отчет елында икътисад, милекчелек, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау, бюджетка үзгәрешләр кертү, җиргә һәм милеккә салым билгеләүгә кагылышлы мәсьәләләр каралган. Бу Федераль һәм республика законнарына үзгәрешләр кертелү белән бәйле, 2018 елда 3 карар юкка чыгарылган, 9 карарга үзгәрешләр кертелгән. Совет депутатлары исәбеннән төзелгән өч даими ко¬миссия һәм Совет регламентын саклау, депутат статусы һәм этикасы буенча комиссия эшли.
Отчет чорында биләмә советы 2 җәмәгать тыңлаулары үткәргән. 2018 елга совет эшенә йомгак ясап, Назиф Гафурович авыл советының, көнүзәк проблемаларны хәл итеп, норматив хокукый база булдырып, нәтиҗәле эшләвен билгеләде.
Аннары биләмә башлыгы авыл биләмәсе хакимиятенең эшчәнлеге турында отчет тотты. Отчет чорында биләмә хакимиятенә 13 язма һәм 205 телдән мөрәҗәгать булган. Алар нигездә чүп чыгару, газ, су кертү, юлларны ремонтлау һәм карап тотуга кагылган. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмаган.
Биләмә башлыгы күтәргән мәсьәләләр биләмә халкы тормы-шын яхшыртуга кагылды. Болар: территорияләрне төзекләндерү, Нефтекама-Әмҗе-Яңавыл юл чатына светофор кую, Раздолье авылында Амзинка елгаса аша асма күпердән Колхоз урамына кадәр һәм Яшьләр урамы, 5А йорты янындагы баганаларга ут кую, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән муниципаль максатлы программаларны тормышка ашыру, Кадреково, Олы Әмҗе, Мурзино авылларында суүткәргечләрне яңарту, Раздолье авыл мәдәният йортының тамашачылар залына җылы кертү проекты белән Җирле башлангычларга булышлык итү программасында катнашу.
2019 елда Раздолье авылының Колхоз, Яшьләр, Яңа, Кыр урамнарын һәм Мурзино авылы урамна¬рын ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук тукталыштан (Нефтекама – Яңавыл юлы) балалар бакча¬сына кадәр юлны яктыртырга һәм зират һәм биләмә территориясен төзекләндерергә ниятлиләр.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 11нче санында укыгыз.
Читайте нас: