Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 март 2019, 13:04

Бәхет өчен күп кирәкме?

Бу хатын-кызны әйтер идем инде, әйтерсең лә берәр киңәшмәгә җыелганнар, берсеннән-берсе уздырып, бакча утырту серләре белән уртаклашалар.

Бүген көн буе кәрәзле телефон аша бабасы белән суган утыртып булышкан Сәмәния апа суган орлыгын тозлы суга салып торырга кирәк икәнлеген әйтергә онытканлыгын исенә төшереп, уфтанып ята.


Рәзилә сүзсез генә күршеләрен күзәтеп, уйлар диңгезендә йөзә. «Тапкан нәрсә өчен кайгы¬рырга… Мәңгегә килгән кебек кылана бу Сәмәния апа. Аңа үлсә дә үкенечле түгел инде, сиксәнен узган, ашын ашаган, яшен яшәгән дигәндәй, карты да, монысы кайтып китсә, озакламас, дөньям җиде ятларга кала дип кайгырасы юк, бүләргә, кызы белән малае исән. Минем генә, интегеп, иза чигеп төзегән дөньякаем юньсез иргә калыр инде, балаларым да җиде юл чатында.


Чирләгәнемне белгәч, канатланды бит теге юньсез, канатланды. Кая басканын да белми, йөгереп кенә йөри. Мәңге рәхәт, тату тормышта яшәткән диярсең мине. Теге кирәкмиме дә, бу кирәкмиме? Үлә калса, бәхилләп китсен дип тырышадыр инде. Чү, алай гына булмый әле ул. 35 еллык язмыш, сынау дәфтәренә канлы күз яшьләре белән язган елларны тиз генә берничек тә җуярмын димә. Шул иргә үч итеп яшәргә тырышачакмын. Ходайдан ялынып, көн дә ярдәм итүен сорыйм, ташламас мине тәңрем ярдәменнән. Йөрсен әйдә теге юньсез канатланып, мин дә әзрәк булса да бәхетлеләр тормышын татып карармын.”


Кабыргасына төрткәнгә сискәнеп китте Рәзилә. Сәмәния әби: «Нәрсә уйланып ятасың, ирең суган чәчкәнме?» - дип сорый икән. Бер мәлгә ни дип җавап бирергә аптырап калдым. Картың белән сезгә хөкем чыгарып ятам дип әйтә алмыйм бит инде, ирем белән арадагы мөнәсәбәтне дә кешегә бик сиздереп бетерәсе килми. Шулай да дөресен әйтүдән чара калмады. “Ирне уйлыйм, ирне, канатланды бит теге, канатланды”, - дидем дә, карга канаты үскән иремне күз алдына китереп, үз сүземнән үзем кычкырып көлеп тә җибәрдем. Миңа башкалар да кушылды. Рәхәтләнеп көләбез, тора бара минем караватым баш очында яткан татарча бер сүз аңламаган рус хатыны Рая, нәрсә дип көлә икән дип көлә башладык. Алты хатын, рәхәтләнеп, күзләребез яшьләнгәнче көлдек тә көлдек.


Безнең көлгән тавышны ишетептер инде, табиб килеп керде. «Нәрсә куанасыз, әллә кызыл йомырка тапты¬гызмы?», - дип сорый елмаеп. ”Канатланган ирләребездән көләбез әле, пар канатлы вакытта бәхетнең нәрсә икәнен аңламаган нәмәстәләр. Бездән калып, канатлары каерылса, шушы яшьтә рәхәт күрербез дип уйлыйлар микән? Аңлап бетермим, канатлануын канатланганнар инде!” - диде телгә үткер башкорт хатыны Фәнүсә. Ханымнар тагын күмәкләшеп көләргә кереште. Табиб кулын селтәде дә, көлә-көлә, чыгып китте.


Дәвамын “Кама таңнары” гәзитенең 11нче санында укыгыз.
Читайте нас: