Авыл җыелышы – авыл халкы белән власть вәкилләре арасындагы үзенчәлекле күпер ул. Нәкъ шундый очрашуларда кешеләр турыдан-туры үзләрен борчыган сорауларын бирә, тәкъдимнәр кертә һәм дәгъваларын белдерә ала. Николо-Березовка авылында гражданнар белән аралашырга район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов, район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Ирина Хәмитова, авыл биләмәсе башлыгы Александр Карабут, депутатлар, шулай ук район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре килде.
Авыл биләмәсенең эшчәнлеге турында биләмә башлыгы Александр Карабут отчет тотты. Ул 2018 елда биләмәдә нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләде, агымдагы елга планнар белән таныштырды.
Очрашу барышында Николо-Березовка мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары М.Носова, үзәк район мәдәният йортының баш методисты Л.Хаҗиева, «Прикамье» директоры Т.Сайгина, Краснокама районы буенча эчке эшләр бүлегенең өлкән участок упономоченные И.Әхияров, Нефтекама районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дознавателе И.Имаев чыгыш ясадылар.
Краснокама районы буенча эчке эшләр бүлегенең өлкән участок уполномоченные Илгиз Әхияров сүзләре буенча, Николо-Березовка биләмәсе территориясендә 2018 елда 68 җинаять теркәлгән.
Нефтекама районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дознавателе И.Имаев конференциядә катнашучыларга биләмәдә булган янгыннар турында сөйләде. 2018 елда Николо-Березовкада 11 янгын теркәлгән, быел өч янгын булган да инде. Чыгыш ясаучы йорт тирәсендә чүп яндыру мәсьәләсен күтәрде - торак пунктларының гомум кулланышта булган җирләрендә учак ягарга, шулай ук чүп, корыган үлән, яфраклар һәм башка материалларны яндыру тыела. Бер үк вакытта участок хуҗалары даими рәвештә чүпләрен җыештырып торырга тиеш.
Район совет депутаты Рита Садыйкова үзенең чыгышында Җиңү паркын һәм Николо-Березовканың түбәнге өлешен төзекләндерү буенча планнары белән уртаклашты. Рита Рәисовна сүзләре буенча, Җиңү паркы Николо-Березовканың гына түгел, бөтен районның да үзәге булып тора. Әлеге вакытта паркны төзекләндерү буенча проект һәм план эшләнә. Киләчәктә паркта җәяүле һәм велосипед юлларын төзү, Җиңү паркын тирәли яктырту планлаштырыла. Депутат авыл халкына май бәйрәмнәренә кадәр паркта өмә үткәрергә, ә Җиңү көненә эшләрне тәмамларга тәкъдим итте. Рита Садыйкова җыелышта катнашучыларга Кама елгасы буеның архитектура планын да күрсәтте. Планда чиркәү янында фонтан һәм Елизавета Федоровнага һәйкәл кую каралган. Шулай ук күпердән чиркәүгә кадәр юлга асфальт салу планлаштырыла.
Җитәкчеләр һәм депутатның чыгышларыннан соң, чараның иң кызу өлеше башланды. Биләмә халкы үзләренең сорауларын турыдан-туры биләмә башлыгы Александр Карабутка һәм район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфановка бирә алды.
Халык Порт урамын яктырту мәсьәләсен күтәрде. Олег Дәбирович проект-смета документациясенең дәүләт экспертизасына җибәрелүен әйтте, әлеге мәсьәләнең уңай хәл ителәчәгенә ышандырды. Шулай ук ул урамнарны яктырту модернизацияләүне тәлап итүен һәм киләчәктә лампаларның светодиодлыга алыштырылачагы турында белдерде, бу исә электр энергиясен күпкә экономияләячәк һәм авылда урамнарны төне буе яктыртырга да мөмкинлек бирәчәк.
Чүп чыгару мәсьәләсен бик җанлы тикшерделәр. Халыкны чүп өчен түләгәндә банкларның 30 сум комиссия алуы борчый. Олег Гыйльфанов, әлеге этапта Төбәк операторы банклар белән килешү төземәгән, дип аңлатты. Бу сорау Борайда үткән төбәк киңәшмәдә дә күтәрелгән, һәм әлеге вакытта нинди банкларның түләүләрне комиссиясез кабул итәчәге карала.
Яшьләр урамы, 7нче санлы йортта яшәүчеләр фатирларында вентиляциянең юклыгына, һаваның киресенчә фатирларга керүенә зарланды. Олег Дәбирович проблеманы ачыклар өчен проектлаучыларны чакыртырга, вентиляция системасын һәм аның норматив актларга туры килүен тикшерергә сүз бирде.
Юл урамы, 42/3 санлы йортта яшәүчеләр капиталь ремонт төрен алыштыруларын сорады. Олег Дәбирович капиталь ремонт буенча төбәк операторга коллектив белән хат язарга һәм фатир хуҗалары җыелышы беркетмәсен җибәрергә киңәш итте.
Җыелышта шулай ук канализация челтәрләре, ипподромга чүп контейнерлары кую, җылылык өчен түләү һәм башка мөһим темалар күтәрелде. Сорауларның берсе дә игътибарсыз калмады, аларга тулы җавап бирелде һәм күзәтү астына алынды.
Җыелыш азагында биләмә башлыгы Александр Карабут очрашуга йомгак ясады һәм җирле власть киләчәктә гражданнарның фикерләрен исәпкә алып, оешмалар, һәм, әлбәттә, халыкның
булышлыгына исәп тотып, эшен дәвам итәчәк, дип ышандырды.