Кама таңнары
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 март 2019, 14:59

Тормышыбызга ямь өстәүчеләр

ТКХ хезмәткәрләре өчен бәйрәм үткәрелде.

17 мартта илдә Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне билгеләнде. Бу үзләренең көндәлек һәм фидакарь хезмәте белән безнең йортларда уңайлыклар тудыручылар көне. Шул рәвешле алар безнең тормышыбызны тоташ бәйрәмгә әйләндерә. Минем белән килешәсездер, өйдә җылы, якты, краннан суык та, эссе дә су агып торганда, подъездларда һәм йорт алларында чиста булганда, яшел үлән үсеп утырганда, агачларда кошлар сайраганда күңелгә дә рәхәт була һәм җырлыйсы килә.
Безнең районда торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән «Җылылык челтәрләре», «Камводсервис» һәм «Коммунальник» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре шөгыльләнә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан әлеге коллективлар хезмәткәрләре өчен тантаналы кичә оештырылды. Әйтергә кирәк, коммуналь хезмәт хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре көнендә дә эш урыннарын калдыра алмый. Кемдер газ казанлыгында кизү тора, кемдер су белән тәэмин итү системасы пульты артында тора. Газ белән тәэмин итү системасын да бер генә минутка да караучысыз калдырып булмый. Бер сүз белән әйткәндә, танылган балалар шагыйре язганча, бар хезмәтләр дә кирәк, бар хезмәтләр дә мөһим! Шуңа күрә бәйрәм кичәсенә иң яхшылар чакырылды.
Бәйрәмдә катнашучыларны район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов җылы котлады. Олег Дәбирович торак-коммуналь өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтен югары бәяләде, аларга сәламәтлек, җаваплы һәм кешеләргә кирәкле эшләрендә уңышлар теләде. Ул шулай ук торак-коммуналь өлкә хезмәткәрләренең иңнәрендә бөтен район халкының тормышы өчен җаваплылык торуын билгеләде. Һәм бу бурычларын алар лаеклы башкарып килә. Районда соңгы елларда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе халыкны хезмәтләндерү сыйфатын яхшыртуга китергән җитди үзгәрешләр кичерде.
Үзләре җитәкләгән коллективларның уңышлары турында «Җылылык челтәрләре» идарә итүче компания директоры Айрат Мортазин һәм «Коммунальник» идарә итүче компания директоры Альбирт Хаҗиев сөйләде. Ә аларның сөйләр һәм горурланырлык нәрсәләре күп. Җылылык, су һәм газ белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаган. Кыш бик карлы булса да, авыл урамнарын кардан чистарту буенча җитди проблемалар булмаган. Шулай ук каты көнкүреш калдыкларын
җыю һәм чыгару буенча да проблемалар юк.
Болар барысы да кышкы шартларда эшләүгә яхшы һәм вакытында әзерләнү, төп чараларны ремонтлау һәм яңарту буенча көн саен җентекле эш алып бару, коллективның һәр әгъзасының намуслы эшләү, җитәкчеләрнең, инженер-техник хезмәткәрләрнең эшләрне яхшы оештыра белү нәтиҗәсе. Шуңа күрә күпсанлы алдынгыларны Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләүләре гаҗәп түгел.
«Җылылык-энергетика компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш инженеры Раиль Әхмәров һәм «Җылылык челтәрләре»нең корылмаларны ремонтлау буенча слесаре Рәфит
Фәррахов Башкортстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде. «Җылылык-энергетика компаниясе»нең автотранспорт участогы начальнигы Хәмит Абдрафиковка, «Камводсервис» җәмгыятенең насос корылмалары машинисты Закирә Сәхиповага һәм «Коммунальник» җәмгыятенең паспортисткасы Хәния Әмитовага районның Почет грамоталары тапшырылды.
«Җылылык челтәрләре»нең оператор-диспетчеры Галина Костива һәм водителе Айзат Абдрафиков, «Коммунальник» җәмгыятенең баш бухгалтеры Гүзәл Әмирова һәм электромонтеры Юрий Шулындин районның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
«Җылылык-энергетика компаниясе» хезмәткәрләре: хезмәт хакын исәпләү буенча бухгалтер Луиза Басырова, энергоучасток начальнигы Рафаэль Головинов һәм авыл казанлыклары участогы начальнигы Илшат Вагапов үзләренең предприятияләренең Почет грамотларына
лаек булды. Шулай ук предприятиеләренең Почет грамоталары белән «Камводсервис» җәмгыятенең чистарту корылмалары операторы Венера Фазлыева, «Җылылык челтәрләре»нең газ корылмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь Артур Гыйльметдинов, «Коммунальник» тракторчысы Рәфит Шәрипов һәм баш инженеры Сергей Масенков бүләкләнде. Килешүләр һәм дәгъвалар белән эшләү буенча икътисадчы Хәлил Нигамәтҗанов «Җылылык-энергетика компаниясе»нең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, ә казанлык операторы Александра Рыбинаның хезмәте «Җылылык челтәрләре»нең Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Бәйрәмдә катнашучылар алдында районның иң яхшы үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады.
Теглар:ткх
Читайте нас: