Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 март 2019, 18:39

«Акчәчкә» янә чәчкә ата

24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.

Йөз ел элек туберкулезга каршы оешмалар активистлары, җәмәгатьчелекне туберкулез проблемаларына җәлеп итәр һәм аның белән көрәшер өчен акча җыю максатыннан, урамнарда акчәчкәләр саткан.
1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән булган. 1993 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы туберкулезны глобаль проблема, ә 24 мартны Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне дип игълан итте.
Бүгенге көндә дә туберкулез - дөньяда иң киң таралган инфекцияләрнең берсе. Үлемгә китерүче авыру буларак, ул ВИЧ-тан гына калыша. 2018 елда Краснокама районы буенча туберкулез
белән авырган тугыз кеше ачыкланды. Шуларның сигезе – медицина тикшерүе вакытында һәм берсе – поликлиникага мөрәҗәгать иткәч. Ачыкланган авырулар 23-77 яшьтә. Авырулар арасында төгәл генә эш белән мәшгуль булмаганнар - җиде кеше (77,8%), икесе - эшләүче кеше. Ике кеше Николо-Березовкадан, Арлан, Яңа Хаҗи, Куян, Иске Бөртек авылларыннан – берәр кеше. Бер кешедә үпкәдән тыш туберкулез табылган, 8 кешедә - үпкә туберкулезы, ике кеше туберкулезның даруларга бирешми торган йогышлы формасы белән белән авырый. Балалар һәм үсмерләр арасында туберкулез белән авыручылар юк.
Чагыштыру өчен, былтыр Нефтекама шәһәре буенча беренче тапкыр туберкулез белән чирле 35 кеше ачыкланды. Нигездә болар беркайда да эшләмәүче, имин булмаган шартларда яшәүче, хроник авырулары белән хәлсезләнгән, эчкече, тәмәке тартучы, наркоман, иммун дефициты авыруларыннан интеккән кешеләр. Беренче ачыкланган авырулар арасында былтыр 8 кеше ВИЧ инфекцияле булган.
Туберкулез авыруы еш кына йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә һава-тамчы юлы аша күчә. Шулай ук, микобактерияләр эләккән әйберләргә тотынганда да авыруны йоктыру куркынычы зур. Туберкулез салкын тию, пневмония кебек башланып китә, кайчак билгеләре дә булмый, шуңа да профилактика үтү, табибка күренеп тору зарур. Сүз дә юк, аны көчәйтүче башка социаль факторлар да җитәрлек: начар көнкүреш, эш шартлары, тиешенчә тукланмау, эчкечелек, наркотиклар куллану, ВИЧ-инфекция йоктыру һ.б.Яшьләргә аеруча игътибарлы булу кирәк. Иммун системасы ныгымаган балаларга туберкулез бигрәк тә авыр тәэсир итә.
Туберкулезның 20%очрагы тәмәке тарту белән бәйле. Ә инде саклануга килгәндә, төп юлы - вакцина ясату. Аның беренчесе бала 3-4 көнлек булганда бала тудыру йортында ясала. Аннары, Мантуга тискәре йогынты булганда, 7-14 яшьтә кабатлана. Әлбәттә, һәркем үз сәламәтлеген иң элек үзе кайгыртырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, эчмәскә, тартмаска, сыйфатлы
тукланырга тиеш.
Флюорографик тикшеренүне вакытында үтеп тору мәслихәт. Ул башка бик күп авырулар кебек туберкулезны да вакытында ачыклау мөмкинлеге бирә. 1нче (Николо-Березовка авылы) һәм 2нче (Куян авылы) санлы поликлиника бүлекчәләрендә һәркем бушлай үтәргә мөмкин булган флюорография кабинетлары эшли. Хөрмәтле укучылар, үзегезнең сәламәтлегегезне саклагыз, табибларга вакытында мөрәҗәгать итегез, даими һәм үз вакытында флюорография үтегез!
Читайте нас: