Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 март 2019, 17:45

Фанфуриклар, юллар һәм чүп турында сөйләштеләр

Мүзәк авыл биләмәсендә халыкны чүп чыгару, юллар һәм урамнарны яктырту борчый.

Район авылларында гражданнар сходлары дәвам итә. Шуларның чираттагысы Мүзәк авыл биләмәсендә үтте. Мүзәктә кайбер сораулар бик кызу тикшерелде, бер үк теманы берничә тапкыр кузгаттылар хәтта. Әйтерсең лә кешеләр җитәкчелек белән аралашуны сагынган, шуңа да үзләрен борчыган сорауларны яудырдылар гына, теләк һәм шеләтәләрен дә җиткерделәр.
Биләмә башлыгы Валентин Никишев 2018 елда башкарылган эшләр һәм 2019 елга планнар турында сөйләгәч, 82нче янгын сүндерү часте җитәкчесе Салават Фәттәхов сүз алды. Ул районда теркәлгән янгыннар турында сөйләде. Мәсәлән, узган елда районда булган 52 янгынның җидесе Мүзәк авыл биләмәсенә туры килә. Быелның ике ай ярымында биредә ике янгын чыккан (районда - 7). Янгынга күпчелек электр приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу китергән. «Өйләрдә электрүткәргечләр алюминнән. Аларны бакырга алыштырырга кирәк, чөнки алюминий тиз оксидлаша һәм контакт югала, нәтиҗәдә чыбыкларда кыска ялганыш барлыкка килә», - дип аңлатты Салават Тәлгать улы.
Тагын да Салават Тәлгать улы һәм авыл советында янгын сүндерү машинасы булырга тиешлеген аңлатты: «Элек сезнең үз машинагыз бар иде, әлеге вакытта Мүзәк авыл биләмәсенә янгын сүндерү машинасы бүлергә булдык, аны тотар өчен тиешле шартлар тудырылырга тиеш. Моның өчен җылы урын кирәк һәм тәүлек әйләнәсенә кизү тору оештыру мотлак. Янгынга чыкканда светофорларда торганда күп вакыт югала, шәһәр аша чыгарга туры килә бит, ә бу бик күп вакытны ала».
С.Фәттәхов яз җиткәч янгыннар чыгу куркынычының артуын да искә төшерде: ихаталарда чүп яндыру тыела. Һәр йортта янгын чыгуын хәбәр итүче җайланма куярга кирәклеге турында да әйтелде. 2018 елда районда имин булмаган һәм социаль яктан куркыныч саналган гаиләләдгә автоном янгын чыгуны хәбәр итүче җайланмалар куелган. Төтен чыккач, җайланма кычкыра башлый һәм шул рәвешле кешеләргә сигнал бирә. Шушы җайланма ярдәмендә былтыр республикада 56 кеше исән калган, шуларның 31е- бала.
Шунда ук залдан сорау булды: «Машина бүлгәч, янгыннарга үзегез чыгачаксызмы? Яисә сезнең машинагыз бар дип кенә җибәрәчәксезме?». Янгыннарга чыгачакбыз, дип җаваплады Салават Тәлгать улы.
Полициянең участок уполномоченные Айдар Аюпов райондагы криминоген хәл белән таныштырды. «Эшсезлек кешеләргә тискәре йогынты ясый, халыкның яшәү шартлары начарлана. Штрафлар гел генә ярдәм итми. Мәшәкатьләреннән куркып, кешеләр җинаятьләр буенча белгәннәрен сөйләүдән баш тарта. Җинаять урынында булгансыз икән, шунда ук безгә полициягә хәбәр итегез», - диде ул халыкны актив булырга чакырып.
- Авылда яшерен спритлы эчемлекләр сатып рәхәләнәләр. Кибеттә пыяла чистарткычлар һәм техник спирт саталар. Моны берәр ничек хәл итеп булмыймы ул? – дигән сорау яңгырады залдан.
- Моның өчен рейдлар һәм контроль сатып алулар оештырырга кирәк. Әлеге вакытта алкоголь саткан өчен беренче тапкыр 2000 сум штраф салына, икенче тапкырында кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылырга мөмкин.
Биләмә башлыгы В.Никишев бу сорау буенча җыелышта карар кабул ителәчәк, дип белдерде.
Урман хуҗалыгы мастеры С.Костюшкин коры-сары турындагы законны аңлатты.
- Тамырында корыган агач – басып торган агач ул, коры-сары – җирдә яткан коры һәм корымаган агачлар. Коры-сарыны түләүсез үзеңә кулланыр өчен генә хәзерләп була, сатарга ярамый, - дип аңлатты ул. – Тамырында корыган агачны кисәргә ярамый. Чистартканда юл кырыйларында күпләп агач өелә, аларга тияргә ярамый, аны Росимущество гына сатарга хокуклы. Санитария максатында агачларны кисүнең максаты - урманнарны чистарту һәм халыкка утын белән булышу. Корыәсары һәм утын буенча сораулар белән Краснокама урман хуҗалыгына мөрәҗәгать итә аласыз. Закон бозучыларны очратсагыз, миңа шылтыратыгыз, - дип йомгаклады сүзен.
Залда утыручыларның берсе Мүзәк янындагы экология торышын күзәтү буенча тәкъдим кертте: «Халык урманга, елга ярларына һәм башка урыннарга чүп ташлый. Аларның чүп тапшырган өчен акча түлисе килми, шунлыктан тирә-як пычрана. Моны күзәтергә кирәк».
Район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Олег Гыйльфанов чыгышыннан соң сораулар яуды гына.
- Мүзәктәге Басу урамында яшәүчеләр чүп чыгарган өчен ай саен түлиләр, ә машина бик сирәк, пычрак һәм кар юк чакта гына керә, чөнки юллар начар. Бу шулай дәвам итәчәкме ул?- дип сорады берәү.
- Бөтен йортларга да керү юллары булсын өчен, без юлсыз урамнарны бетерүгә таба омтылачакбыз, - дип җаваплады Олег Дәбир улы.
Тагын да ул төбәк операторларының халыктан көндәлек чүпне генә җыйганнарын аңлатты, ә янгыннардан һәм өмәләрдән чүп авыл биләмәсе көче белән чыгарылырга тиеш. Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Р.Хәбиров кушуы буенча, өмәләр 4 апрельдән 7 майга кадәр дәвам итәчәк.
- КФХ оештырыр өчен җир участоклары бүлүдән баш тарталар. Аукционнарда шәһәрнекеләр ота, ә урындагыларга бирмиләр. Ни өчен безнең халыкка җир бирмиләр? - алдагы сорау шундый булды.
- Болар барысы да законлы, моның белән берни дә эшләп булмый. Арендага алынган җирләрдән файдалануда бозулар ачыкланса, хуҗалары кара исемлеккә керә ала, аларга штраф салачаклар, килешүләрне гамәлдән чыгарып участокларын тартып алачаклар, - диде Олег Дәбир улы.
Пай җирләре турында сорадылар.
- Пай җирләре бар, кешеләр берләшеп аларны рәсмиләштерә башлады, бу бик яхшы. Аларда чүп үсеп утрмаса ярар иде, - диде залдан берәү.
- Кооперацияләшер өчен 50 гектарлап пай җире кирәк. Бу якынча 7шәр гектар җире булган 8 кеше. Пай җирләрен колхозга арендага бирергәме яисә үзләренә эшкәртергәме - җир хуҗалары үзләре хәл итә, - дип аңлатты В.Никишев.
Илистанбәт, Карякин Воробьёво авылларында да сораулар күп булды, аеруча чүп чыгару буенча. Түләү квитанцияләрендә теркәлмәгән яисә мәрхүм булган кешеләрнең дә язылуына зарланды кешеләр. Чүп ташучы машиналарның эшеннән дә канәгать түгел халык. «Машина туктамый, тавыш бирми, көтеп тормый», - диеште халык. Чүп чыгарган өчен йортта теркәлгән кешеләр саны буенча түләргә кирәк, дип аңлатты Олег Дәбир улы.
- Квитанцияләр буенча төгәлсезлекләрне телефон аша «Дюртюлимелиоводстрой» төбәк операторы белән хәл керергә кирәк. Шулай ук кирәкле документларны – кабаттан исәпләүгә гариза, баланың икенче шәһәрдә укыганына белешмә һәм башкаларны – кертеп төбәк операторының электрон почтасына хат язып була. ЭСКБ аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ел азагына кадәр контейнерларны бөтен авылларга да куячакбыз. Контейнер мәйданчыкларының санитар хәле өчен авыл биләмәсе хакимияте җавап бирәчәк, - диде ул.
Әлеге вакытта районда чүп чыгару буенча өч машина эшли. Чүп чыгарган өчен тариф бер кеше өчен аена 70 сумнан артмый.
Алга таба Интернет, урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау сыйфатының начарлагына зарландылар.
- Караңгы урамнар булмасын өчен, һәр авылда урамнарны яктырту мәсьәләсен хәл итеп бетерергә кирәк. Гади лампочкаларны светодиодка алыштырачакбыз, алар ные, экономияле, шуңа күрә аларны төнлә дә яныдра алачакбыз, - дип җавап тотты Олег Гыйльфанов. – Интернат сыйфаты буенча сораулар башка авылларда да булды. «Башинформ»ны «Ростелеком» сатып алган. Компаниянең баш офисы Түбән Новгородта урнашкан. Бөтен шикаятьләрне җыеп «Ростелеком»га мөрәҗәгать итәчәкбез. Юлларны ремонтлауга килгәндә, республикада һәр авылда үзәк урамнарга асфальт җәюне, башкаларына вак-таш һәм ком-вак таш катнашмасы салуны күзаллаган программа төзелә.
Кызганычка каршы, бөтен проблемаларны да шунда ук хәл итү мөмкин түгел. Ләкин, район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы ышандыруынча, җирле власть алга таба эшен халык фикеренә таянып һәм оешмаларның, кешеләрнең булышлыгына исәп тотып дәвам итәчәк.
Читайте нас: