Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 апрель 2019, 18:00

Безгә юллар һәм су кирәк

Әшит һәм Яңа Нугай авылларында гражданнар җыелышлары үтте.

Әшит авылында гражданнар җыелышы бөтен авыл халкын җыйды диярлек – власть вәкилләренә бирергә халыкның борчыган сораулары күп җыелган.


Юллар, урамнарны яктырту буенча традицион сораулар булачагын алдан ук белеп, район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов очрашу башында ук республикада әлеге юнәлешләр буенча планлаштырылган программалар турында сөйләде. Мәсәлән, республикада авыл урамнарын яктырту буенча программа эшли башаячак – бу әлеге мәсьәлә буенча булган проблемаларны хәл итәргә, авыл урамнарын яктыртуны яхшыртырга мөмкинлек бирер дип көтелә. Урамнарга комташ салуны күзаллаган программа да авылларны төзекләндерүгә юнәлтеләчәк – аның идеясе буенча җиңел машина белән үтеп йөри алмаслык бер генә юл да калмаска тиеш. Дөрес, комташ программасы буенча эшләр өчен авыл биләмәләренең барысында да үз карьерлары юк. Шуңа күрә моның ничек хәл ителәчәге әлегә билгеле түгел, әмма программаның төп идеясен тормышка ашыру ышанычы бар.


Әйткәндәй, начар авыл урамнары темасы Әшиттә төп сорауларның берсе булды. Берничә кеше язлы-көзле кайбер урамнарга бөтенләй кереп булмавына зарланды. Нефтьчеләрнең техникасы урамнарны җимереп бетерүенә дә халык канәгатьсезлек белдерде.


- Аларның милкендә булган юллар да бар – алар аннан йөрергә хокуклы. Ә менә башка участоклар буенча авыр йөкле техника белән йөрергә тиеш түгелләр. Моңа ничек булса да каршы торыр өчен, техниканың номерын һәм аның нинди оешмага караганлыгын белдергән билгене фотога төшереп алырга кирәк, һәм шуның нигезендә нинди дә булса чаралар күрергә мөмкин, - дип җавап бирде Яңа Нугай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Луиза Хөсниярова.


Халык урындагы Резеда Ялалова җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлегеннән яклауларын таләп итте.


- Аның маллары бөтен авыл буйлап таралган, караучысыз йөриләр – барлык халык өчен дә хәвеф тудыра. Безнең балалар һәм оныклар җәй көне урамга тыныч кына чыга алмый. Әйткәндәй, аның бар малы да биркаланмаган. Аның хуҗалыгы урнашкан урам башына барырлык түгел – үләксә исе килә. Бу бит зур куркыныч тудыра – антисанитария аркасында теләсә нинди куркыныч авыру кабынып китәргә мөмкин. Төрле хезмәтләргә мөрәҗәгать итсәк тә, бернинди дә файдасы юк, суд карарлары да бар, ләкин ул аларны үтәми, - дип бер-берсен бүлдереп сөйләде авыл халкы.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитендә укыгыз.
Читайте нас: