Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 апрель 2019, 18:05

Хезмәттәшлек итәргә килешкәннәр

Республика яшьләр форум-киңәшмәсе үтте.

29 мартта Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында Башкортстанның оешуына 100 ел тулуга багышланган Республика яшьләр форум-киңәшмәсе үтте. Анда муниципаль берәмлекләрнең яшьләр советлары, әйдәүче предприятиеләр, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнаштылар. Районның Яшьләр советы рәисе Алсу Хәлилова да шулар арасында булды.
- Форумда катнашучыларны сәламләп, Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев яшьләрне җәмгыять проблемаларын чишүгә җәлеп итүнең әһәмиятен билгеләп үтте, - дип сөйли Алсу. – Форумда яшьләр парламент эшчәнлегенең юнәлешләре каралды һәм проектларны танылдыру өчен социаль челтәрләрне файдалану, тайм-менеджмент ярдәмендә эш нәтиҗәсен арттыру, социаль юнәлештәге проектлар белән эшләүнең үзенчәлекләре кебек байтак актуаль сораулар тикшерелде.
К.Толкачев чыгышын «Хәерле иртә, хөрмәтле коллегалар, мин сезне шулай атаячакмын, чөнки без бер эшне башкарабыз» дигән сүзләрдән башлагач, иңнәребезгә канатлар үскәндәй булды.
Форум файдалы, кызыклы үтте. Башка Яшьләр советларыннан вәкилләр белән аралаштык, хезмәттәшлек итәргә сүз куештык.
Читайте нас: