Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 апрель 2019, 14:50

Район 100 еллык юбилейга нәрсәләр белән килде?

Район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов белән әңгәмә.

Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та 23 мартта юбилей көнендә Инстрагаммдагы үзенең битендә узган йөзьеллыкка бикләнмәскә, яңа, икенче йөзьеллыкта республиканың нинди булырга мөмкинлеге турында уйларга чакырды. Һәм барысына да киләчәк турында уйларга һәм хыялланырга тәкъдим итте. Безнең район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов белән бүгенге әңгәмәбез дә нәкъ киләчәк турында булды.


- Олег Дәбирович, Сез ике ай дәвамында авыллар буйлап граж-даннар җыелышларында йөрдегез, һәр авылда диярлек булдыгыз. Халык белән аралашканнан соң нинди нәтиҗәгә килдегез?

- Төп фикер – район хакимияте башлыгы вазифасын кем генә алып бармасын, ул, җитәкченең бетмәс-төкәнмәс эшләрен бер читкә куеп торып, халык белән аралашырга тиеш. Мин сорауларның күбесе һәм канәгатьсезлекләр мәгълүмат җитмәгәнлектән барлыкка килүен аңладым. Без нәрсә эшләдек, нәрсә эшлибез һәм нәрсә эшләргә җыенабыз. Хәзер халык белән социаль челтәрләр аша аралашуга басым ясала. Бу бик уңайлы, тиз, нәтиҗәле ысул. Ләкин авыл җирендә күпчелек заманча мәгълүмат технологияләреннән файдалана белмәгән кешеләр яши. Өстәвенә, күзгә-күз карашып аралашуны бернәрсә дә алыштыра алмый. Югыйсә, кайвакыт мондый очрашулар бик эмоциональ үтә. Әмма кешеләрне дә аңлыйм: проблемалар, ризасызлык тудырган нәрсәләр күп. Һәм бу очрашулар безгә бергәләп аларны хәл итү юлларын табарга ярдәм итә.
- Бүген нинди сораулар көнүзәк?

- Төп проблемалар – газ, су, юллар. Хәзер тагын чүп чыгару да өстәлде. Учреждениеләр җитәкчеләреннән сораулар күп булды. Безнең биналарның күбесе узган гасырның 80-90нчы елларында, районда финанс ягыннан хәлләр яхшырак булганда төзелгән. Ул чакта моннан файдаланып кала алулары яхшы булган, әлбәттә, ләкин хәзер аларның күбесе ремонт сорый. Кайберләренә җитди ремонт кирәк. Ә моңа акча юк. Бездә әлеге вакытта 15 мәктәпкә генә дә капиталь ремонт ясарга кирәк. Без акрынлап бу проблеманы хәл итеп киләбез: мәктәп биналарының түбәләрен, тәрәзәләрен һәм ишекләрен алыштырабыз. Бу яктан безгә Җирле башлангычларга булышлык итү программасының ярдәме зур булды. Халыкның әлеге Программаның асылын аңлап, кабул итүе нәтиҗәсендә, без өч ел эчендә авылларның, иң беренче чиратта, белем бирү учреждениеләренең күп кенә көнүзәк проблемаларын хәл итә алалдык.

Гражданнар җыелышларында халыктан кергән сораулар һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, районның Юл картасын тулылан-дырачакбыз. Безнең проблемаларны тәртипкә салырга кирәк: кайсысын ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәк, кайсысы бераз көтеп тора ала. Һәм максатлы программаларга керү өстендә эшләргә кирәк.
- Бүген программалар күп. Район кайсыларына керде?

- Беренче чиратта «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль программасыннан башлыйсы килә. Әлегә кадәр авылларда газ һәм суүткәргечләр төзелеше шул программа буенча барды. Без аңа беренчеләрдән булып Арлан авылында җәмәгать үзәген төзү һәм балалар бакчасын реконструкцияләүне үз эченә алган «Көнбатыш» микрорайонының комплексы төзелеше белән кердек. Анда бүген әлеге авыл халкын сөендергән бик күп эшләр башкарылды.

Дүрт ел элек «Төбәк операторы» коммерцияле булмаган оешма аша күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы эшли башлады. Беренче елда кайбер авырлыклар булса да, хәзер барысы да җайга салынды. Халыктан акча җыю да яхшы бара – 90%. Әмма капиталь ремонт нигездә түбә, җылы һәм су белән тәэмин итү, канализация системалары буенча ясала, ә халык йортларның тышкы ягын ремонтлауларын сорый. Бу бүгенге көндә бик кыйммәтле эш, бер бинаның тышкы ягы урынына биш йортның түбәсен ремонтларга була.

Бүген подъездларны ремонтлау бу¬енча да республика программасы кабул ителде, ул да Төбәк оператор аша башкарыла. Программа алты елга исәпләнгән, 2019 елга исемлеккә Николо-Березовка һәм Куян авыллары подъездлары да эләкте.
- «Шәһәр мохите» программасы нәрсә ул?

- «Шәһәр мохите» программасы йорт араларын һәм гомум кулланыштагы территорияләрне төзекләндерүне үз эченә алган иде. Йорт аралары хәзер «Башкортстан йорт аралары» программасына «китте», ә «Шәһәр мохите» җәмәгать территорияләрен төзекләндерүне күзаллый. Элек программага халык саны 1000нән арткан авыллар (бездә андыйлар өчәү генә) гына керәлсә, хәзер мондый чикләү юк. Ягъни башка торак пунктларының да әлеге программага керү һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерү белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килә. Биредә эшләр БР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аша финансланачак.

Әлеге Министрлык шулай ук Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең «2019-2024 елларда Башкортстан Республикасының торак пунктларында тышны яктыртуны яхшырту турында»гы Карарын да тормышка ашыра. Тышны яктырту системасын яхшырту яктыртылган урамнар санын арттыруны, белем бирү учреждениеләре һәм башка торак пунктлары территорияләренә алып барган юлларны яктыртуны үз эченә ала. Бүген аңа 9 проект белән безнең район авыл биләмәләре дә керде. Әлеге программа буенча электр лампаларын экономиялерәкләренә (светодиодлы) алыштыру күзаллана. Аннан алынган экономия урамнарны төнлә дә яктыртырга мөмкинлек бирәчәк, ә әлегә безгә, акча җитмәгәнлектән, моннан баш тартырга туры килә.

Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аша коммуналь техника да алачакбыз. Безгә урамнарны тәртипкә китерер өчен грейдер һәм МТЗ-8 тракторы бирергә тиешләр.
- Тагын берәр авыл белән Арландагы кебек комплекслы төзелеш программасына керергә планыгыз юкмы соң?

- Без Мүзәк авылы белән дә керергә теләгән идек, ләкин башка районнар да аның өстенлеген белеп алды, һәм чират барлыкка килде. Ә безнең район аннан инде файдаланганга күрә, әлегә икенче проект кичектерелеп тора. Шуңа күрә без моны көтмәскә булдык, Мүзәкне өлешләп «алга этәрергә», һәрберсенә аерым проект төзергә булдык. Юл картасы буенча карарбыз әле, кайсысына акча җитә.
- Быелга тагын нинди зур проектлар бар?

- Безгә Түбән Такыяга илткән юл төзелешен проектлаштыруны тәмамларга, Бөрнеш юлын төзеп бетерергә кирәк. Алда «Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект» проекты кысаларында Куян авылында 95 урынга исәпләнгән балалар бакчасын төзеп бетерү тора.
- Җыелышларда авыл урамнары буенча канәгатьсезлекләр күп булды. Кайберсенә – керерлек түгел, пычрак, икенчеләренә – асфальты булса да, чокыр-чакырлардан гына тора.

- Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күптән түгел «Туган урамым» республика программасын төзергә һәм кабул итәргә тәкъдим итте. «Әлеге программаның асылы шунда - үсеш кичергән һәр авыл¬да үзәк урамга булса да асфальт түшәлергә тиеш. Ул 200 метр яисә 1,5 чакрым ара булсын», - дип аңлатты ул Хөкүмәт утырышында.
- Гражданнар җыелышлары барышында бездә клублар белән дә проблемаларның күплеге ачыкланды.

- Авылда мәдәният учреждениеләрен ремонтлау һәм төзү буенча программаларның юклыгы эшне тагын да катла¬уландыра. Шул ук Җирле башлангычларга булышлык итү программасы буенча бераз ремонт ясый, тәрәзәләр һәм ишекләрне алыштыра гына алабыз. Грантлар конкурсларында катнашып, музыкаль аппаратура, костюмнар сатып алабыз. Әйткәндәй, биредә РФ Дәүләт Думасы һәм БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары да зур ярдәм күрсәтә. Моңа район бюджетыннан да акча бүләргә тырышабыз. Ләкин ихтыяҗ безнең мөмкинлекләрдән берничә тап¬кырга зуррак. Бер биләмә буенча алганда, аппаратура сатып алуга 100 мең күп кебек түгел, ләкин бөтен район буенча җыйганда, бик зур сумма җыела. Ә әлегә без белем бирү учреждениеләре проблема¬ларын хәл итәргә тырышабыз. Балалар – беренче чиратта.
- Яңа Кабан авылындагы бик озакка сузылган төзелеш берәр кайчан тәмамланырмы?

- Әйе, дип ышанабыз. Соңгы ярты елда безгә әлеге мәсьәләне хәл итүдә БР мәдәният министрлыгы актив ярдәм итә.
- Әле без акчаны "туздыру" турында сөйләштек. Ә без аны ничегрәк эшлибез соң?

- Быелгы елның беренче ике ай йомгаклары буенча төяп озатылган һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме кимегән - әлеге күрсәткеч 2018 елга караганда 82% тәшкил итә. Биредә күп нәрсә районга караган нефть преприятиеләре эшчәнлегенә бәйле. Алар җитештерүнең төп өлешен тәшкил итә һәм район бюджетының да күпчелеген тулыландыра. Тик бу предприятиеләр даими үзгәреп тора: әле структураларын, әле урнашкан урыннарын үзгәртә; әле районнан китә, әле районга кайта. Шуңа күрә күрсәткечләрдә аерма зур. Районның төп "үз" предприятиеләре исә тотрыклы эшли.
- Бәлки, нефть бәйлелегеннән арынырга һәм үзебезгә инвестор-ларны җәлеп итәргә вакыттыр?

- Бу юнәлештә эшләр алып барыла. Без пәнҗешәмбе саен «Инвести-ция сәгате» үткәрергә планлаштырабыз, анда ихтимал булган инве-сторларны – җитештерүне җайга салырга, эш урыннары булдырып һәм бюджетны тулыландырып, районда бизнес ачарга мөмкин булган кешеләрне чакырачакбыз.
- Сез ничек уйлыйсыз, район алдында нинди бурычлар тора?

- Зур бурыч – якташларыбызның проблемалары өстендә эшләү. Җыелышлар барышында җирләрне бүлү, алардан файдалану, пайлар буенча сораулар күп булды. Безгә картинаны анык күрергә кирәк. Җирләребезнең кемнеке булып саналуын ачыкларга, аларны контроль астына алырга, исәп алып барырга кирәк.

Федераль һәм республика программаларына мөмкин кадәр күбрәк керү, грантлар оту бурычы да тора. Барлык тармакларда да. Һәм беренче чиратта ремонт һәм төзелеш буенча. Безнең проблемаларны хәл итүнең башка юлы юк.

Ә әлеге вакытта көн тәртибендә чәчү тора. Тышта - яз. Авыл хуҗалыгында хәлләр җиңелләрдән түгел. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, барлык эшләрне дә тиешле агротехник срокларда башкарып чыгар өчен, орлык, кирәкле минераль ашлама-лар, ягулык майлау материалларын тиешле күләмдә хәзерләргә кирәк.
Читайте нас: