Куян авылыннан хат ташучы Хәтирә Гаррапова елның беренче яртыеллыгына район гәзитенә 169 кешене яздырды һәм гәзит редакциясеннән бүләк – электр ит чыгаргычы – алды. Кызганычка каршы, Хәтирә Әхнәповна ел башында пенсиягә китәргә булды.
- Арыдым. Пенсиягә чыккач та ярты ел эшләдем. Эшемне нык ярата идем, - ди ул. – Гәзитне чыккан көнне үк тараттым. Күпфатирлы йортларның барысы да миндә булды. Көненә уналтышар чакрым юл үтә идем. Яшьләр, әлбәттә, күпчелек Интернетта утыра, гәзит укымый. Ә картларга гәзит кирәк. Йөри һәм аралаша алмасалар да, күзлек киеп укый алалар. Гәзит укырга да яраталар, дөньяда ниләр булганын беләселәре килә бит. Дөресен әйткәндә, аларга шул тышкы дөнья белән элемтәне нәкъ мин тәэмин итеп торуым белән горурланам.
Аңа даими рәвештә гәзитләр таратырга гына түгел, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәргә дә туры килгән. Хәтирә Гаррапова ун елдан артык корреспонденцияне авылдашларына вакытында китергән.
- Участогым зур иде, әлбәттә, - дип сөйли ул үзенең эше турында. – Минем гәзиткә язылучыларым Комсомол, Яшел, Чәчкә, Парк, Яшьләр, Урман урамнарында яшиләр. Авыл бик зур һәм җәелгән. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит, тик кичләрен, өйгә кайткач, аяклар сызлый иде. Хат ташучыларның, кешеләр гәзиткә язылмый, чөнки хакы кыйммәт, дигәннәренә бер дә ышанмыйм. Гәзитне вакытында таратырга гына кирәк. Мин, мәсәлән, гәзитне бүлекчәгә китергән көнне үк тарата идем, көндез өлгермәсәм, мотлак кич йөреп чыга идем. Ташламалы подписка вакытында бөтен өйләрдә дә булып чыгарга тырыштым һәм нигездә барысын да шул вакытта яздырдым. Ташлама белән язылу ункөнлегендә 100 сумга диярлек арзан була бит.
Бәхәсләшмим, авыр, һәм хезмәт хакы да аз. Сиңа эшең бик ошый икән, син начар хат ташучы булмаячаксың: бөтен авылга өч гәзит таратсаң, сине беркем дә белмәячәк.
- Сезнең белән эшләве күңелле булды, - дип саубуллашты безнең белән Хәтирә Гаррапова. - Өйдә редакциядән бирелгән истәлекле бүләкләрем күп минем.
Куян авылы халкы яңа хат ташучыны да Хәтирә Әхнәповна кебек түземсезлек белән көтеп алыр дип ышанасы килә. Районканың тиражы да кимемәс. Эше авыр һәм хезмәт хакы да бүгенге исәпләр буенча көлкеле булса да. Биредә үз һөнәренә, туган авылына гашыйк булган кешеләр генә эшли ала. Бүген дә, элекке кебек үк, авылда хат ташучыларсыз булмый.