Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 апрель 2019, 14:11

Конференцияләр йомгак ясаячак

Бу атнада гражданнар конференцияләре башланды. Алар февраль-март айларында авылларда үткән гражданнар җыелышларына йомгак буларак үтәчәк.

Беренче карашка, «майлы май» булып тоела: җыелышлар булды бит инде, тагын нәрсәгә конференцияләр кирәк? Район Совет секретаре Алексей Горбачев аңлатуынча, җыелышлар тәмамлангач, район хакимияте йомгаклар ясаган һәм гражданнар күтәргән проблемаларны системага салган. Асылда проблемаларның күбесе уртак, алар һәр биләмәдә диярлек кабатлана, мәсәлән, барысының да телендә булган чүп реформасы. Аерым бер биләмәгә генә кагылган кебек проблемалар да бар, ләкин алар башка биләмәләрдә дә еш очрый, тик төрле «интерпретациядә» генә. Мәсәлән, авыл клублары өчен музыкаль җиһазлар, уен кораллары, костюмнар сатып алу. «Локаль», ягъни нәкъ бер биләмәгә генә хас булган проблемалар да бар.
Район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов үткән сандагы интервьюсында сөйләгәнчә, кичектергесез хәл итәргә кирәкле проблемалар да, өлгергән, ләкин бераз көтә алганнары да бар. Шул анализ нигезендә һәр авыл биләмәсе үзенең яңартылган Юл картасын төзеде. Районның Юл картасы да яңартылды. Шуңа күрә, Алексей Александрович сөйләвенчә, конференцияләрдә авыл халкының проблемалары ничек хәл ителәчәге, нәрсәләр планлаштырылганлыгы, кайсыларының кичектерелеп торуы турында сүз барачак.
Гомумән, гражданнар конференциясе – бөтенләй икенче нәрсә. Анда авыллардан делегатлар катнашачак.
Быел конференцияләр апрельдә билгеләнәчәк Урындагы үзидарә көненә багышлана. Ягъни бу үзенә күрә бер эшлекле сөйләшү дә, бәйрәм дә булачак.
Төзелгән график буенча Никольск, Раздолье, Яңа Янъегет авыл биләмәләрендә конференцияләр үтте дә инде. Иртәгә Арлан һәм Яңа Нугай, 15 апрельдә – Мүзәк һәм Яңа Бура, 16 апрельдә – Куян һәм Курый, 19 апрельдә район үзәгендә үтәчәк. 23 апрельдә Яңа Кабан һәм Саузбаш авыл советлары гражданнары җыелачак, һәм 24 апрельдә конференцияләр сериясе Яңа Каенлыкта тәмамланачак. Гражданнар җыелышларында халык бик актив булды. Конференцияләрдә дә шундый ук активлык сакланыр дип ышанасы килә.
Ә Урындагы үзидарә көненә багышланган район чарасы 18 апрельдә үтәчәк.
Читайте нас: