Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 апрель 2019, 12:00

«Әти, кума!»

ЮХХДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Николо-Березовка авылының «Березка» балалар бакчасы белән берлектә «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге өчен бергәләп» акциясен үткәрде.

Әлеге акциянең максаты – юл хәвефсезлеген пропагандалау, юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү, балалар катнашлыгындагы юл-транспорт травматизмына юл куймау.
Катнашучылар чарага алдан әзерләнде: педагоглар җитәкчелеге астында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр водительләргә кечкенә пассажирларны йөртү кагыйдәләрен искә төшерүче белешмәлекләр эшләде, ата-аналар балалары белән бергә хәвефсез юл хәрәкәтен пропагандалаучы «Әни, автокреслоны онытма!», «Ата-аналар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!», «Водительләр, кумагыз, сез дә әти-әниләр бит!», «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге өчен бергәләп», «Тизлегеңне арттырма», «Әти, кума», «Барысы да бертигез», «Юл хаталарны гафу итми», «Караңгыда күренерлек бул» плакатларын әзерләде. Балалар «ЮИД» дип язылган яктылыкны чагылдыручы жилетлар киде, плакатларын алып, оешкан төстә педагоглар белән акция үткәрергә китте.
Чара Николо-Березовканың иң җанлы урамнарының берсендә үтте. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре машиналарны туктатып, водительләргә акция кысаларында «Игътибар, балалар!» кисәтү чарасы үткәрелүе турында кисәттеләр. Полицейскийлардан соң яшь юл хәрәкәте инспектларлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен, балаларны машина салонында дөрес һәм хәвефсез йөртүләрен исләренә төшереп, водительләргә юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалаучы темага белешмәлекләр тапшырдылар.
Өлкәннәр балаларның мөрәҗәгатьләрен кызыксынып тыңладылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска вәгъдә иттеләр. Водительләрнең барысы да балаларга теләкләре һәм белешмәлекләре өчен рәхмәт белдерде.
Чара азагында ЮХХДИ инспекторлары балаларга яктылык чагылдыручы элементлар таратты. Бергәләп фотога төшкәннән соң, балалар һәм ата-аналар полицейскийлар белән аралашты, аларга кызыксынган сорауларын бирде.
Читайте нас: