Башкортстанда яшәүчеләр 20 федераль телеканалны бүгеннән үк түләүсез һәм югары сыйфатта карый ала. Ләкин санлы телевидениене кабул итәргә барысы да әзер түгел. Бу телесигналны тышта яисә өйдә торган антенна аша кабул итүчеләргә кагыла. Кабель, юлдаш яисә IP телевидениесе булган кешеләргә хафаланасы юк.
3 июньнән Мәскәүдән федераль телеканаллар программалары бүгенге кебек аналоглы форматта күрсәтмәячәк. Ягъни «Россия» яисә НТВ телеканалы урынына, мәсәлән, кара экран чыгуы ихтимал. Шунлыктан санлы телевидениегә күчү турында бүген үк кайгыртырга кирәк.
Беренче каналның уң як өске почмагында «А» хәрефе тора икән, димәк, сез узган буын аналоглы телевизор хуҗасы һәм сезгә санлы кушымта алырга кирәк, яисә сез санлы сигналны кабул итү режимына күчерелмәгән яңа телевизордан файдалансыз һәм сезгә телевизорыгызны көйләргә кирәк.
Агыйделдә һәм якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләргә антеннага игъ¬тибар итү зарур – метрлысы тора икән, янәшәгә дециметрлысын куярга кирәк. Яисә телесигналны бер үк вакытта дециметрлы (20 федераль канал) һәм метрлы (БСТ) диа-пазонда кабул итүче антенна кирәк.
Санлы телевизион тапшырулар хезмәтен күрсәтү төбәкләре, телевизион һәм кабул итү җиһазлары турында белешмәне 8-800- 220-20-02 номеры буенча РТРСтан алырга мөмкин (шылтырату бушлай, ялларсыз, тәүлек әйләнәсенә).
Районда Биктимер һәм Апас авыллары өлешчә санлы телевидение төбәгенә эләкми калдылар. Мондый очракта кабель яисә юлдаш телевидениесен карап була.
Санлы телевидение төбәгенә эләкмәгән торак пунктлары өчен юлдаш телевидениесе (НТВ+, «Телекарта» («Орион Экспресс») һәм МТС) операторлары җиһазларына махсус ташламалар ясый. Шунысы мөһим – юлдаш җиһазын алып куйгач, 20 телеканалдан торган түләүсез пакетны кушарга мөмкин. Ягъни юлдаш телевидениесен сатып алырга һәм корырга гына акча кирәк булачак.
Башкорт телевидениесен карарга яратучылар санлы кушымта алганда БСТсыз калмаячак. Антенна аергычлары турында кайгыртырга кирәк булачак. Шул чагында федераль телеканаллар кушымта аша күрсәтеләчәк, ә БСТ - турыга телеантеннадан. Юлдаш телевиденисен кушканда БСТ булган телеканаллар пакетына игътибар итәргә кирәк.
Авыл биләмәләреннән алынган белешмәләр буенча, районда урамдагы яисә өйдәге антенна ярдәме белән телевизор караучы йортлар бүген 594. Санлы телевидение буенча сораулар белән халык күпчелек авыл хакимиятләренә мөрәҗәгать итә. Барыннан да ныграк санлы кушымта сатып алу, аның өчен компенсация бирелүе кызыксындыра кешеләрне.
Район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Эмма Насретдинова әйтүенчә, районда санлы телевидениегә күчү буенча аңлату эшләре 2018 елның ахырыннан бирле алып барыла.
- Җирле телевидениедә алты тапкыр кабатлау белән ике сюжет күрсәтелде. Район хакимияте, авыл биләмәләренең сайтларында, хакимият һәм учреждениеләрнең социаль челтәрләренә кирәкле бөтен мәгълүмат куелды. Җәмәгать биналарында, халык күпләп ял итә торган урыннарда санлы телевидениегә күчү турында плакатлар эленде. Халыкка белешмәлекләр, буклетлар таратыла. Районда бүген 83 волонтер бар, алар халык белән эшли, йортлар буенча йөреп белешмәлекләр тарата, санлы сигналны кййләргә булыша. Районда федераль социаль өстәмә түләү алучы, санлы телевидение күрсәткән төбәктән читтә яшәүче аз керемле гражданнар юк. Кушымталар буенча компенсация алган аз керемле гаиләләр әлегә юк. Ике гаилә күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать иткән, - дип сөйләде Эмма Фәһимовна.