Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 апрель 2019, 15:37

Коры үләнгә ут төртмә!

Без үзебезне һәм тирә-якны гадәттән тыш хәлләрдән сакларга тиеш.

Яз килү белән янгыннар саны арта. Бу кешеләрнең үзләренең йорт территорияләрен җыештыра башлаулары - кулланылмаган калдыкларны ягулары, табигатьтә ял иткәндә ут белән саксыз эш итү белән бәйле.
Янгыннарны булдырмау максатыннан, Краснокама районы халкын язгы-җәйге янгын чыгу куркынычы зур булган чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндибез. Янгыннар килеп чыкмасын өчен түбәндәге саклык чара¬ларын күрү зарур: кырлардагы коры үләнне яндырмагыз; көнкүреш калдыкларын һәм учаклар якмагыз; балаларга шырпы кабызырга беркайчан да рөхсәт итмәгез; янгынның бер бинадан икенчесенә күчүен булдырмас өчен ишек алларын, йорт араларын, гаражларны, сарайларны чүп-чардан чистартып торырга кирәк; шырпыларны һәм тәмәке төпчекләрен сүндерелмәгән килеш ташлап калдырмагыз; кояш нурлары төшеп кызарга мөмкин булган урында пыяла яки шешә ватыклары тотмагыз; учак яккан очракта җилсез көн һәм төзелеш корылмаларыннан 50 метр ераклыкта булуы шарт. Янып торган учакны караучысыз калдырмаска, янып беткәч, су яки ком сибеп куярга кирәк.
Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.4 маддәсе буенча гражданнарга – 2000-3000 сум (аерым янгынга каршы режим шартларында – 2000-4000 сум); вазифалы шәхесләргә – 6000-15000 сум (аерым янгынга каршы режим шартларында – 15000-30000 сум); юридик шәхесләргә 150 000-200 000 сум (аерым янгынга каршы режим шартларында – 400 000- 500 000 сум) күләмендә штраф бирү каралган.
Башланып кына килгән янгынны үз көчең белән дә сүндерергә мөмкин. Моның өчен янган үләнне таптау яки су алып килеп сибү дә җитә. (Тик үләннең яңадан пыскып утырмавына инанырга кирәк). Янгын турында тиз арада 01 телефонына, кәрәзле телефоннардан 012 номерына хәбәр итәргә була.
Бакча яны участогындагы, торак йорт, дача участогы территориясендә янгын хәвефсезлеге өчен җаваплылык аларның хуҗаларына!!! Әйдәгез, көндәлек тырышлыкларыбыз белән тудырган нәрсәләрне сакларга һәм бәяләргә өйрәник. Моның өчен янгын хәвефсезлеген саклауны гадәткә кертик. Без үзебезне һәм тирә-якны гадәттән тыш хәлләрдән сакларга тиеш.
Теглар:янгыннар
Читайте нас: