Кама таңнары
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 апрель 2019, 14:05

Максатыбыз – тел һәм мәдәниятне саклау

«Башкортлар корылтае» иҗтимагый оешмасының конференциясе үтте.

V Бөтенденья башкортлар корылтаена әзерлек кысаларында районда «Башкортлар корылтае» иҗтимагый оешмасының конференциясе үтте. Конференциянең төп мәсьәләләренең берсе 28-29 июньдә Уфада үтәчәк Бөтендөнья башкортлар корылтаена делегатлар сайлау булды.


Конференция эшендә район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов, Бөтендөнья башкортлар корылтаеның Башкарма комитеты әгъзасы Салават Хәмидуллин, «Башкортлар корылтае (конгрессы)» төньяк районара оешмасы рәисе Рәис Исмәгыйлов, авыл биләмәләреннән, район предприятиеләре, бүлекләре һәм учреждениеләреннән делегатлар катнашты.


Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Олег Дәбирович районның милли составы буенча уникаль булуын һәм биредә 90 елга якын инде 20дән артык милләт вәкилләренең дус һәм бердәм яшәүләрен билгеләде. Шул ук вакытта, башкортлар үзләренә хас булган сыйфатларын, милли колоритларын саклап калган. Халыкларның милли һәм рухи яңаруы өчен шартлар тудыру, телне, әдәбиятны, фольклорны, милли сәнгатьне саклау, көнкүреш халык традицияләрен һәм бәйрәмнәрен, милли спорт төрләрен һәм халык уеннарын тергезү – район хакимиятенең милли-мәдәни сәясәтендәге мөһим юнәлеше.


Аннары район башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Земфирә Сәгыйтова катнашучыларны район корылтае эшчәнлегенең нәтиҗәләре белән таныштырды. «Район башкортлары корылтае актив эш алып бара, аның төп бурычы – туган башкорт телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү. Әлеге эшнең төп моментларының берсе – мәктәпләрдә башкорт телен укыту. Агымдагы уку елында 23 мәктәпкә 408 укучы, бу барлык башкорт балаларының 92,4%ы дигән сүз, туган башкорт телен өйрәнә. Моннан тыш, 1846 укучы (башкорт милләтеннән булмаган барлык укучыларның 83,1%ы) башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнә. Бу саннар соңгы 5-6 елда тотрыклыга әйләнде», - дип билгеләде Земфирә Әфнәновна.


Конференциядә шулай ук Иске Янъегет урта мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Әлфия Бәдретдинова «Башкорт теле гаиләдә, мәктәптә, җәмгыятьтә: проблемалар һәм аларны чишү юллары» темасына чыгыш ясады. Үзәк район китапханәсе китапханәчесе Рита Алсынбаева мәдәният бүлегенең башкорт әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү буенча эш тәҗрибәсен күрсәтте.


Аннары 2019-2050 елларга башкорт халкының үсеш стратегиясе мәсьәләләре каралды. Конференциядә башкорт телен һәм башкорт халкы традицияләрен саклап калу һәм үстерү, Башкортстанда яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм традицияләрен хөрмәт итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрдә ватанпәрвәрлек рухын, үз телеңә һәм мәдәниятеңә карата сөю тәрбияләү, конфессиональара килешү һәм республика халкы арасындагы дуслыкны ныгытуны үз эченә алган резолюция кабул ителде.


Конференция йомгаклары буенча делегатлар Башкарма комитетның гамәлдәге составын расларга карар итте. Конференциядә катнашучылар бертавыштан V Бөтендөнья башкортлар корылтаена тәкъдим ителгән делегатларны раслады. Алар – район башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Земфирә Сәгыйтова һәм мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты Регина Гыйбадуллина.


Фото: район хакимияте сайтыннан алынды.
Теглар:корылтай
Читайте нас: