Кама таңнары
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 апрель 2019, 12:02

Укырга кая барырга?

Районда уку урыннары ярминкәсе узды.

Үзләрен борчыган төп сорауларның берсенә җавапны 9нчы һәм 10нчы сыйныфларда белем алучы укучылар район үзәгендә оештырылган уку урыннары ярминкәсендә таба алдылар. Егет һәм кызларга һөнәр сайлауда булышлык итәргә дип районга 13 уку йортыннан вәкилләр килгән иде.
Ярминкәгә килгән уку йортлары арасында вуз филиаллары. Нефтекамадагы техникумнар һәм көллиятләр, Башкорт аграр университеты, Чайковский сәнәгать технологияләре техникумы, Уфа ягулык-энергетика көллиятенең Агыйдел филиалы, Кушнаренко авыл хуҗалыгы көллияте, Бөре медицина-фармацевтика көллияте, Кунгур инвалидлар өчен техникум-интернаты, Сарапул инвалидлар өчен көллияте бар иде.
- Бу чараны планлаштырганда мәктәп тәмамлаучыларга һөнәрләрнең күплеген күрсәтәсебез, аларга сайлау мөмкинлеге бирәсебез килде, шуңа да ярминкәгә төрле юнәлешләрдә белгечләр әзерләүче уку йортларын чакырдык. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга да арытаба укырга кирәклеген исәпкә алдык, шуңа да инвалидлар өчен уку йортларының бирегә килүе шулай ук мөһим, - дип сөйли район халык мәшгульлеге бүлеге җитәкчесе Илсөяр Ганиева.
Район мәдәният йорты фойесында уку йортлары вәкилләре кечкенә күргәзмә җәелдерде – биредә алар үзләре хакында белешмә куйды, фотосурәтләр, слайдлар, буклетлар һәм студент гәзитләре аша егет һәм кызларны студент тормышы белән таныштырырга тырыштылар. Югары уку йортлары, техникумнар һәм көллиятләр укытучылары һәм студентлары укырга керү һәм укуга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
Алга таба уку йортлары вәкилләре мәктәпне тәмамлаучылар алдында тулырак мәгълүмат белән чыгыш ясадылар. Ярминкәнең бу өлешен ачып, район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева болай диде:
- Традициягә әйләнгән бу чара мәктәпне тәмамлаучылар өчен дә, район өчен дә әһәмиятле, чөнки уку йортларын тәмамлаганнан соң район яшь белгечләрне эшкә көтә. Ярминкә сезгә күңелегезгә хуш килгән һөнәрне сайлауда ярдәм итәр, аннары үзегез сайлаган юнәлештә нәтиҗәле эшләрсез дип өметләнәбез. Ә инде районга бүген табиблар, урта медицина персоналы, авыл хуҗалыгы эшчеләре кирәк.
Шунда ук ул яшь белгечләргә булышлык итү программалары белән таныштырып китте.
Һөнәрләр һәм уку йортлары күплегеннән буталып китмәскә укучыларга төрле уку йортларыннан килгән вәкилләрнең чыгышлары ярдәм итте. Укытучылар үзләрендәге факультетлар белән таныштырдылар, нинди һөнәрләр алып, нинди юнәлешләр буенча үсеп булуы турында сөйләделәр, уку йортларының көчле якларын, студентларның нинди шартларда укуларын билгеләделәр. Ә инде студент тормышы турында студентлар үзләре сөйләде – концерт номерлары аша укуда да, җәмәгать томышында да актив икәнлекләрен күрсәттеләр.
Чыгарылыш сыйныфларда белем алучы укучылар өчен ярминкә уку йортлары белән танышыр һәм шуларның берсенә укырга керү турында уйланыр өчен менә дигән мөмкинлек булды. Мәктәп белән хушлашырга да бик аз вакыт калып килә бит!
Читайте нас: