Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 апрель 2019, 13:53

Төер

Зәбирәнең тамагына тагын төер утырды. Тыны кысылды, сулыш алуы авырлашты, күзләре яшьләнде, үзе тораташтай катып калды.

Зәбирәнең тамагына тагын төер утырды. Тыны кысылды, сулыш алуы авырлашты, күзләре яшьләнде, үзе тораташтай катып калды. Я Ходаем, кодрәтең киң, рәхим-шәфкатеңнән ташлама, зинһар! Хикмәт, төен ничек утырса, шулай юкка чыкты. Зәлбирә “лып” итеп урындыкка утырды, сабый баладай, үксеп елап җибәрде. Ярый ла бик тиз үтте, ә озаккарак сузылса?! Илле яшеңне дә тутырмыйча аяк сузуың да бар. Дөньяның ямен, яшәүнең тәмен тоеп яши башлаганда гына. Аллага шөкер, балалары үсте, башлы-күзле булды. Оныклар сөеп, куанышып яшәп яткан көннәре.
Зәлбирә бераз тынычлана төште. Торып, табак-савыт юа башлады. Менә шушы төер дигән зәхмәт инде берничә ел җәфалый үзен. Нилектән калкып чыга, һич аңламассың. Үртәлүгә дә, сөенүгә дә карамый. Зәхмәт тек зәхмәт инде, тагын ни дисең?
Күренмәгән табибы, бирмәгән анализы калмады: куркырлык берни таба алмадылар. Әбиләргә, им-томнарга йөрүне килештермәде, әлләни ышанып та бармый үзләренә.
Элегрәк өлкәннәрнең ачуы килгән кешеләренә, тамагына төер утырсын, дигәннәрен яхшы хәтерли. Хәзер менә үзе чире тоткан саен шул бер сорауга җавап эзли: кемне рәнҗетте икән ул? Кемгә авыр сүз әйтеп, күңелен кайтарды икән дә, кайсысының аңа каргышы төште икән? Югыйсә, берәүгә дә начарлык эшләү түгел, алама уйлар да уйлаганы юк.
Киресенчә, һәркайсына ярдәм итәргә, кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. Урысларның яхшылык эшләмә, начарлык булып кайтыр, дигәннәре әллә аңа карата әйтелгәнме? Ышанма, акыл белән генә аңлап бетереп булмый торган әллә нинди буталчык заманда яшибез бит.
Дәвамы "Кама таңнары" гәзитенең 15нче санында.
Теглар:төер
Читайте нас: