Кама таңнары
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 апрель 2019, 14:53

Авыл яшәсен әйдә

Яңа Янъегет авыл биләмәсендә актив һәм яратучан кешеләр яши.

Яңа Янъегет авыл биләмәсендә үткән гражданнар конференциясендә урындагы үзидарә органнарының 2018 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2019 елга үсеш перспективалары билгеләнде.
Гражданнар конференциясе – авылларда март аенда узган җыелышларга йомгак ясау ул. Быел конференцияләр Урындагы үзидарә көне алдыннан оештырыла һәм бәйрәм кебегрәк үткәрелә. Шуңа да Яңа Янъегет клубына кергән җирдә музыка яңгырый, фойеда күргәзмә оештырылган иде. Монда кул эше осталарының әйберләре, авыл биләмәсендә үткән кызыклы чаралардан фотосурәтләр урын алган, шулай ук мәктәп тормышы да яктыртылган иде.
Конференциягә биләмәгә караган алты авылдан да кешеләр килгән. Биләмә башлыгы Ирина Нигъмәтовадан соң Иске Мошты һәм Иске Янъегет мәктәпләре директорлары, балалар бакчасы, ФАП һәм клуб мңдирләре чыгыш ясадылар. Алга таба авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Ринат Хазетдинов районда үткән елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм быелга планнар белән таныштырды.
Җыеннарда халык эченә җыелганнарын ачып салуга карамастан, конференциядә дә сорау бирүчеләр булды. Янә чүп мәсьәләсен күтәрделәр. Бу юлы да аның хакына «бәйләнделәр». Машинасын кычкыртмаган һәм кешеләр чүпләрен чыгарганчы көтеп тормаган водительләрнең эшенә инде ничәнче тапкыр зарландылар. Эре габаритлы чүпләрне, зиратны җыештырганнан, өмәләрдән соң җыелган чүпне чыгару мәсьәләсе дә борчый кешеләрне.
Яңа Янъегеттә узган гражданнар җыенында «итәк астыннан» исерткеч эчемлекләрне сатуны бик каты тикшергәннәр иде, ә инде конференциядә халык таләпләрен турыдан-туры участковый Камил Нәҗмиевка җиткерде.
- Бу проблеманы бергәләп кенә хәл итеп була. Контроль сатып алу оештырырга кирәк, әмма әйдәгез шулай итәбез дип берәрсенә барсак, ризалашучы юк, берсенең дә күрсәтмә бирәсе дә, аңлатма язасы да килми, - диде Камил Ильдар улы һәм халыкның үзен активрак булырга чакырды.
«Агыйдел» хуҗалыгы җитәкчесе Рим Шәфәгетдинов чыгышы вакытында мәктәпләрдә балалар санының кимүенә борчуын белдерде. Иске Янъегет мәктәбендә әле - 48, Иске Мошты мәктәбендә 47 бала белем ала.
- Авыллар бетеп бара, балалар елдан-ел азая. Нинди чаралар күрә алабыз соң? Эш урыннары булдырырга кирәк. Эш булмагач, авылда яшьләр калмый, балалар да тумый. Авылда эш юк дияргә күнеккән иде без. Эш бар бит ул, җәмәгать, теләге булган һәркем нәрсәдер белән шөгыльләнә ала. Тик шулай да бүген нык тырыш, үҗәт һәм үз сүзендә торучан кешеләр генә үз эшен ача һәм эшли ала, - диде ул.
Рим Ризалтдин улы сөтне сатып алу бәясенә дә зарланды: бүген аның литрын 15 сумга алалар.
- Бүген авыл хуҗалыгы товарын җитештерүчене шул кадәр кыстылар ки, мал тоту файдасызга әйләнде хәзер, шунлыктан районда хуҗалыклар саны елдан-ел кими. Итне сатып алу бәясе дә түбән. Авылда яшәүчеләр итләрен танышлары, туганнарына нормаль бәягә сата әле ул, ә ит комбинатына тапшыру хуҗалыкларга зыянга гына.
Хуҗалык җитәкчесе пай җирләре турында да аңлатты. Бүген анда арендада 700 гектар җир бар. Җирләрен арендага бирүчеләргә ел азагында 1000 сум түләргә вәгъдә итте ул.
Читайте нас: