Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 апрель 2019, 10:39

Эх, кәләше дә кәләше

Яңа Кабан авылы үзешчәннәре яңа спектакль куйды.

“Театр – ул яктылыкка, нурга илтә”, - дип язган татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай. Чыннан да театр сәнгатенә гашыйк булып, әлеге сихри дөньяның тәмен татыган тамашачының күңелендә начарлыкка һәм күңел тарлыкка һич урын юктыр. Андыйлар тормыштан тәм таба, ихлас сөенә, рәхәтләнеп көлә һәм уч төпләре кызганчы алкышлый белә.


Яңа Кабан тамашачысы нәкъ шундыйлардан. Алар авыл үзешчәннәре куйган һәр спектакльне зур түземсезлек белән көтеп ала. Төрле елларда сәхнәләштерелгән Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек”, Әнгам Атнабаевның “Мәхәббәт турында җыр”, Нәҗип Асанбаевның “Бер картлыкта, бер яшьлектә” спектакльләрен күптән яратып өлгерде.


Ә быел авыл үзешчәннәре яңакабанлылар хозурына билгеле башкорт язучысы Хәкимҗан Зариповның пьесасы буенча әзерләнгән “Их, кәләше дә кәләше” дип исемләнгән комедиясен тәкъдим итте. Спектакль беренче карашка көлкеле тоелса да, аның асылында тирән мәгънә, тормыш фәлсәфәсе ята.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 16нчы санында укыгыз.
Теглар:яңа кабан
Читайте нас: