Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 апрель 2019, 17:06

Үз сатып алучысын яулады

«Сабантуй» җәмгыяте экологик саф продукт үстерә.

«Сабантуй»ның кыярлары өлгерде микән әле?», «Сабантуй»ның кыярларын кайда саталар икән?» - дип сораштыра башладылар инде «Сабантуй» теплицалар комплексының кыярларын яратып өлгерүчеләр. Барып күрдек без чираттагы тапкыр комплексны, ә анда яңа уңышны бер айдан артыграк җыялар икән инде.


Биредә кыярларны елына ике тапкыр үстерәләр: кыш уртасыннан башлап җәйгә кадәр һәм җәй ахырыннан соңгы көзгә кадәр, чөнки нәкъ шушы чорда халык кыярны күпләп сатып ала. Узган елда, мәсәлән, теплицалар комплексы 310 тоннага якын яшелчә үстереп саткан.


Дөрес, «Сабантуй» җәмгыятенә үз көчләренә генә исәп тотырга туры килә – баштан ук вәгъдә иткән булсалар да, субсидияне һаман да алалмыйлар икән. Шөкер, комплекс җитәкчелеге төшенкелеккә бирелми һәм алга барырга гына түгел, ә җитештерүен камилләштерергә дә тырыша.


Кыярлар үстерү арасында биредә шулай ук эш кайный – уңышка яхшы нигез салыр өчен үсентеләр, корпуслар, туфрак, корылмалар яхшы хәзерләнгән булырга тиеш. Чираттагы кат орлык чәчә башлар алдыннан комплекста җентекле әзерләнгәннәр: теплицалар корпусларын чистартканнар, юганнар, йогышсызландырганнар. Ә туфрак урынына минераль мамыкны калдырганнар. Кокослы япмадан соң былтыр аны беренче тапкыр кулланып караганнар да нәтиҗәсеннән канәгать калганнар, шуңа быел «туфракны» үзгәртмәгәннәр.


- Быелгы сезонны, былтыргы кебек, соңрак чәчүдән башладык – орлыкны 13 гыйнварда чәчтек. Шушы срокларда тукталырга булдык, чөнки былтыргы исәпләүләр үзен аклады – бер айга алданрак чәчеп лампа астында үстерелгәннәреннән аермалы буларак үсемлекләр табигый яктылыкта яхшырак үстеләр һәм ныгыдылар. Ясалма яктылык ничек кенә яхшы булмасын, табигый яктылыкта үсемлекләрнең яхшырак үсүсендә тагын бер кат инандык. Һәм бүгенге нәтиҗә бу исәпнең шулай ук дөрес икәнлеген күрсәтә: кыярларның беренче уңышын без 7 мартта җыйдык, - дип аңлата «Сабантуй» җәмгыяте директоры Эльхан Гасанов.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 16нчы санында укыгыз.
Читайте нас: