Кама таңнары
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 апрель 2019, 15:19

60 ел хезмәттә

Дүшәмбе киңәшмәсе «Землемер» унитар предприятиесенең директор урынбасары-баш инженеры Фәнүс Исламовны 85 яше белән котлаудан башланды.

Фәнүс Исламов – легендар шәхес. Быел августта аның эшли башлаганына 60 ел тула, һәм аның хезмәт биографиясе тулысынча дияр¬лек Краснокама җире белән бәйле. «Южарланнефть» идарәсенең Яңа Хаҗи участогына яшь белгеч буларак ул ерак 1961 елда ук килә.
- Мин бу якларны беренчел хәлендә хәтерлим әле. Юллар һәм коммуникацияләр юк, хәтта ут та кертелмәгән иде. Тирә-якта урманнар һәм сазлыклар. Һәм шушы еллар дәвамында без бу урыннарның ничек үзгәрүен, нинди цивилизация килүен күрәбез, - дип хәтерли Фәнүс Ямурович.
Нефть һәм газ чыгару идарәсендә ул 33 ел җитәкче вазифаларында эшли, баш инженер, аннары начальник булып. Берничә кабат район Советы, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты итеп сайлана.
Фәнүс Ямурович нефть сәнәгатендә югары күрсәткечләргә ирешүче белгеч кенә түгел, ә «кара алтын»ын суырткан өчен рәхмәтле булырга кирәклекне аңлаучы җир кешесе дә иде. Шуңа да ул нефть һәм газ чыгару идарәсе белән җитәкчелек иткән елларда авыл хуҗалыкларына зур ярдәм күрсәтелде. Урак булсынмы ул, чәчү булсынмы – бер генә кыр эше дә нефтьчеләрсез бармады.
Ә иң мөһме – ул биредә яшәүче кешеләрнең тормышын яхшыртуны максат итеп куйды. Нәкъ аның тырышлыгы белән тирә-яктагы авылларга газ һәм су кертелде, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, иҗтимагый үзәкләр төзелде. Алай гынамы соң – шәһәрләр көнләшерлек уңайлыклары белән тулы бер Куян авылы үсеп чыкты.
71 яшендә ул тормышын яңабаштан башлады диярлек. Яңадан оешкан «Краснокамстройзаказчик» предприятиесен җитәкләр өчен аны районга чакырдылар. Предприятиене аңа баштан күтәрергә туры килде. Шушы 13 ел эчендә ул үзенә йөкләтелгән бурычларны намуслы башкаручы эшкә сәләтле менә дигән коллектив туплады.
Тагын да Фәнүс Ямурович балаларны бик ярата. Бу хакта мәдәният һәм мәгариф бүлекләре җитәкчеләре дә әйтеп узды. Балаларны яратып кына калмый, ә мәдәният белән мәгарифкә кулыннан килгәнчә булыша, аларга кагылышлы эшләрне һәрвакыт алга куя.
Һәр киләсе буын алдагысыннан яхшырак булырга тиеш, дип исәпли ул. Һәм аның фикеренчә, күпкә алга киткән, акыллырак һәм булдыклырак яшьләргә сокланып карый ул үзе.
Ә без аңа сокланабыз! Бөтен кеше дә 85 яшендә эшләргә сәләтле түгел. Ә Фәнүс Исламов акыл ачыклыгын һәм хәтер ныклыгын саклап кына калмаган, ә бүген җәмгыятебездә булган бөтен яңа һәм алдынгы нәрсәләргә хәбәрдар. Ул бик кызыклы әңгәмәдәш. Ә тормыштан алынган гыйбрәтле тарихлар аңарда бихисап.
Тагын да ул игелекле һәм намуслы кеше. Ә иң мөһиме – баштанаяк эшкә бирелгән. Фәнүс Исламов һәрчак хәрәкәттә. Бөтен җаны белән район өчен борчыла. Һәм ул беркайчан да ялкауланмый. Эш көне азагында аның яшендә инде ятып кына торасы килә кебек, әмма ул кайдадыр объектка чыгып китә, сөйләшүләр алып бара, проблемаларны хәл итә.
Саулыгы һәм физик формасы турында ул үзе кайгырта: аның көн саен фәлән чакрымнар юл үтүе, бассейнда йөзүе турында шулай ук риваятьләр йөри. Әлбәттә, монда ныклы геналары да, холкын һәм организмын ныгыткан гына сугыштан соңгы авыр балачагы да роль уйныйдыр. Әмма табигать тарафыннан бирелгәнне ул үзе ныгыткан һәм ныгыта.
Шундый үзенчәлекле кеше белән яшәү һәм эшләү бәхете тиюе белән краснокама-лылар горурланырга гына тиеш. Республика парламентыннан озак еллар депутат булып торган Аскын районында аны аллага тиңлиләр һәм әле дә рәхмәт укыйлар.
Ә без аның белән янәшә. Аның белән сөйләшергә, фикер алышырга, киңәш яисә ярдәм сорарга мөмкинлегебез бар. Берәр авырлык килеп чыкканда яисә хәл ителмәслек сорау туганда, үзем дә аның янына беренче катка төшәм. Һәм ул һәрвакыт кирәкле сүзләр таба, теге яки бу хәлдән чыгу юлын әйтеп бирә.
Барлык краснокамалылар исеменнән хөрмәтле Фәнүс Ямуровичны түгәрәк датасы белән тагын бер кат котлыйсы һәм аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, ә Краснокама районы хакына әле тагын озак еллар уңышлы эшләвен телисе килә.
Читайте нас: